Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:52

Русиядә дини экстремизм өчен җәза кырыслатыла


Хөкүмәт комиссиясе Русия юстиция министрлыгының экстремистик эшчәнлек һәм дини оешмалар эшчәнлеге турындагы маддәләрдә җәзаларны кырыслатуны хуплады.

Канун өлгесе 280 һәм 282нче маддәләр нигезендә җинаять җаваплылыгын кырыслатуны күздә тота.

Яңа канун өлгесендә экстремистик эшчәнлеккә чакыру, кешеләр алдында һәм массакүләм мәгълүмат чараларында нәфрәт тудыру өчен иректән мәхрүм итү вакыты озайтыла. Шулай ук экстремистик оешма оештыру яки анда катнашу өчен дә җаваплылыкны кырыслату каралган.

XS
SM
MD
LG