Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:36

Беренче БДИдан соң Татарстанда сигез укучы мәхкәмә каршына басарга мөмкин


Татарстанның Әтнә районында мәктәпне тәмамлаучы бер укучыда урыс теленнән БДИ тапшырганда башка кул белән язылган инша булуы ачыкланган. Тикшерүчеләр бу иншаны имтихан башлангач язганнар һәм бүлмәгә алып кергәннәр дип фаразлый.

Гомумән урыс теленнән узган беренче БДИ нәтиҗәләре нигезендә, Казанның Киров районы, Арча, Әтнә, Буа, Балтач, Зәй, Сарман, Яңа Чишмә районнарындагы укучылар мәхкәмә каршына басарга мөмкин. Җиде укучы кесә телефоннары белән кулланган өчен имтиханнан куып чыгарылган, берсендә икенче кеше язган инша булуы ачыкланган. Республиканың дәүләт имтихан комиссиясе аларның эшләрен кабул итмәгән.

XS
SM
MD
LG