Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:01

Русия төбәкләр үсеше министрлыгы 11 шәһәрдә толерантлык үзәкләре төзүгә керешә. Киләсе елда ук башланачак бу төзелешләргә 1,5 миллиард сум акча бүленә.

Илнең 11 төбәгендә – Биробиджан, Дондагы Ростов, Екатеринбур, Иркутски, Новосибирски, Омски, Петербур, Самар, Томски, Түбән Новгород һәм Хабаровскида ачылачак толерантлык үзәкләренә теләгән һәркем килеп Русия халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен өйрәнә алачак, диелә.

Бу проектны башлаган төбәкләр үсеше министры Игорь Слюняев “Известия” газетына беренче үзәкләрнең инде 2015 елда ук ачылачагын белдергән.

Игорь Слюняев

Игорь Слюняев

“Мондый үзәкләр үзара диалогка, катлаулы проблемнар турында фикерләшергә, урысларның Дагыстанда, яки яһүдләрнең Ерак Көнчыгышта, яки украиннарның Татарстанда ничек яшәве турында сөйләү мөмкинлеге бирәчәк. Безгә дин, мәдәният, традицияләр турында күбрәк сөйләргә кирәк һәм тагын бер мәртәбә үз башлангычларыбызга кайтырга кирәк – без һәрвакыт бер гаилә булып яшәгән бер халык бит”, ди министр.

Толерантлык үзәкләрен әзерләүгә үз фикерләре белән өлеш кертүче Русия яһүд оешмалары федерациясе башлыгы Александр Борода, сүз төрле диннәргә карата толерантлык турында гына түгел, ә киң мәгънәдәге толерантлык турында бара, ди. Борода бу үзәкләрнең беренче чиратта төрле күргәзмәләр аша күпләрнең яратып йөри торган урынына әверелүенә өметләнүен әйтә.

Толерантлык үзәкләренең барысы да бер проект белән төзеләчәк. Бу үзәкләрне өч бүлмәле итәргә һәм шул бүлмәләрнең берсендә зур экран куеп толерантлык һәм толерантсызлык үрнәкләрен сурәтләүче видеоязмалар күрсәтергә телиләр. Икенче бер бүлмә фикер алышулар, өченче бүлмә төрле тематик күргәзмәләр өчен булыр дип көтелә.

Николай Сванидзе

Николай Сванидзе

Русия җәмәгать пулатының милләтара мөнәсәбәтләр комиссиясе башлыгы Николай Сванидзе акчалар түрәләр кесәсенә китеп барганчы, шундый үзәкләр төзелүгә тотылса, яхшырак булыр иде, әмма аларның нәтиҗәле булу-булмавын хәзергә әйтеп булмый, ул эшли башлагач кына күренәчәк, ди.

Русиянең коррупциягә каршы комитеты башлыгы Кирилл Кабанов исә толерантлык мәсьәләсе ниндидер үзәкләр төзү аша түгел, ә кешеләр белән идеологик эш алып бару аша чишелә, дигән фикердә.

“Төзелеш турында сүз чыгуга түрәләрдә үз шәхси проектларын булдыру теләге туа. Ә инде дәүләт хисабына төзелешләрнең ничек баруын без Сочида да, башка төбәкләрдә дә күп мәртәбә күрдек. Бу бит идеологик проблем, шуңа күрә эш тә идеологик юнәлештә барырга тиеш”, ди коррупция белгече.

Азат Надиров

Азат Надиров

Самар татарларының аксакалы саналган Азат Надиров та шәһәрдә мондый үзәк төзелүгә аптыравын белдерде Азатлыкка. Аның фикеренчә, толерантлыкны арттыру өчен шәһәрдә андый зур акчалар түгеп яңа бина төзү урынына инде күптәннән эшләп килүче “Дуслык” йортын ныгытып, тагын да киңрәк итеп куллану күпкә отышлырак булыр иде. “Дуслык” йорты кебек әзер үзәкләр башка күп шәһәрләрдә дә бар бит, ди ул. Азат Надиров шулай ук ул кыйбатлы яңа бинага толерантлык турында видео карарга ничә кеше килер икән дигән сорауны да күтәрә. Ул хәзер еш кына толерантлыкны киметә торган тапшырулар күрсәтүче һәм дәүләт карамагында эш итүче телевидениеләр үзгәрергә, толерантлыкны арттыра торган тапшыруларны киң катламнарга күрсәтергә тиеш дигән фикердә. “Бу эшне телевидение аша гына түгел, радиолар, басма матбугат аша да алып бару яхшырак булыр иде. Ул яңа үзәктә түрәләр нинди эшләр башкарулары турында хисаплар әзерләп утырыр, ә нәтиҗәсе алай ук булмас кебек. Бу файдасыз түрәләрне дәүләт акчасына асрау гына булып чыгарга мөмкин”, ди Азат Надиров.

Самар татарларының аксакалы шулай ук өлкәдә элек 11 телдә сөйләп төрле милләтләрне бер-бере белән таныштырып килгән радионы ябып, татарларның яңа милли мәктәп ачу турындагы мөрәҗәгатен кире кагып килеп һәм шул ук вакытта толерантлык үзәге төзеп куеп кына мәсьәлә чишелмәячәк, дигән фикердә.

Министрлыкның бу проекты Владимир Путинның 2012 елгы президент сайлау алдыннан “Русияле милләтенең бердәмлеген ныгыту һәм Русия халыкларының этномәдәни үсеше” исемле, 2014-2018 елларны күздә тотучы федераль проект әзерләргә чакырган мәкаләсенә җавап дип карала. Узган җәйдә Русия президенты каршында милләтара мөнәсәбәтләр шурасы төзелде. Ә ел ахырында илдә урысларның статусын тагын да күтәреп, башка милләтләрне түбәнрәк дәрәҗәгә куючы “Русиянең милли сәясәт стратегиясе” расланды.

Төбәкләр үсеше министрлыгы шулай ук төбәк башлыкларының эшен бәяләгәндә алар җитәкләгән төбәктәге милләтара киеренкелек күрсәткечләрен дә исәпкә алырга тәкъдим итә. Милли республикалар башлыкларына күбрәк игътибар бирү карала. Төбәк башлыкларының бу юнәлештәге эшен фикер белешүләр үткәреп бәяләргә телиләр. Түрәләрне төбәкләрдәге ватандашларның ни кадәр өлешенең үзләрен русияле дип санавы, башка милләтләргә ничек каравы, төбәктә милләтара мөнәсәбәтләрне ничек бәяләве кызыксындыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG