Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтләр бәйрәмендә татарлар сынатмады


Ачылу тантанасында
Ачылу тантанасында

23 май көнне Төмәндә үткән "Дуслык күпере" бәйрәмендә меңгә якын катнашучы арасында татарлар алдынгы урыннар алды.

"Дуслык күпере" ел да табигатьнең иң матур чорына туры килә. Быел һава торышы бераз салкынчарак торганга, әле без хуш исләр белән, агачлардагы яшь, бөдрәләнгән яфраклар белән сокланырга өлгермәдек тә. Төмән уртасындагы “Төсле бульвар”да күктән кыздырган кояш нурлары кешеләрнең күңелләрен дә җылыта иде. Монда бай, төрле төсле, бизәкле күлмәкләрдә төрле милләт халыклары үзләре дә кояш булып балкыйлар. Хәтта чиктәш Казакъстаннан, ерак Себердәге Ямал-Ненец автоном округыннан да кунаклар катнаштылар.

19нчы тапкыр үткәрелә торган Милләтләр бәйрәме “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда “Дуслык такыясы” фотокүргәзмәсе белән ачылып китте. Аннары ераклардан килгән сәләтле коллективлар һәм башкаручылар чыгышлары арасында вокал, инструменталь башкару, хореография, нәфис сүз номинацияләре буенча иң шәпләре сайлап алынды.
“Сандугач” халык ансамбле чыгышы
“Сандугач” халык ансамбле чыгышы

Ә инде 25 майда Төмәннең иң уңайлы җирендә урнашкан мәйданда төрле милләт вәкилләре үз мәдәниятләре белән таныштырырга тырыштылар. Һәркайсы иртән үк килеп, “йорт”ларын торгызды. Алар монда милли мәдәниятен, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, ризыкларын, өс киемнәрен тәкъдим иттеләр. Халык өчен “Без бердәм” акциясенең төштән соң башлануы игълан ителсә дә, катнашучылар иртәнге уннарда ук мәртәбәле жюри әгъзалары белән очрашуга әзер иделәр.
Кунакларны каршы алырга әзерләнәләр
Кунакларны каршы алырга әзерләнәләр

Татарлар зур гына мәйданда урнашканнар. Түгәрәк, матур бизәкле тирмәдә аш-су, музей экспонатлары белән танышырга була. Тирмә янында Исәт районындагы бердәнбер татар авылы – Югары Егәнледән килгән төркем “Егәнле яланнары” түгәрәгенә чакыра. Алар кул эшләренә дә бик уңганнар, дистәдән артык милли ашлар да әзерләп алып килгәннәр. Ул ашларның әзерләнү тәртипләре язылган альбомнарын да карарга мөмкин. Тимербай Абайдуллин ясаган бөркет, төлке карачкылары, тере куян, тавык, бәрәннәр янында күпләр тукталмый үтә алмадылар.
"Егәнле яланнары" түгәрәге
"Егәнле яланнары" түгәрәге

– Әнә балык ашы – ухабызны гына тәмләп карагыз әле, – дип кыстый Тәскирә Рафикова. – Ел саен “Дуслык күпере”нә киләбез, авыр булса да, күңелле. Халкыбызның уңганлыгын, сәләтен күрсәтү бурычы безгә ышанып тапшырылганга горурланабыз да әле. Районның татар автономиясе җитәкчесе Рәйсә Камалова юл чыгымнарын түләргә ярдәм итсә, аш-суны үзебез дә бик теләп әзерлибез.
"Без бергә"
"Без бергә"

Түбән Тәүде, Ялутор, Яркәү, Вагай районнарында татар хәрәкәтендә актив катнашучылар матур итеп татар җыр-биюләре белән каршы алдылар өлкә җитәкчеләрен, сыйладылар. Әнә мәйдандагы зур сәхнәдә дә җиңүчеләребез чыгыш ясыйлар. Сынатырга уйламыйбыз.

Ялутор шәһәрендә 12 ел буе эшләп килә торган “Сандугач” халык ансамбле әгъзалары, олы яшьтә булуларына карамастан, барлык чараларда да катнашырга тырышалар. Җитәкчеләре Зөһрә Кожевникова бик тырыш, милләт җанлы кеше. “Фестивальгә рамкалар эченә куеп 3D форматта Габдулла Тукай әкиятләренә рәсемнәр ясап алып килдем, - дип сөйләп китте ул янына килеп басуга. – Абдулла Алишның Алдарын ясап куйдым. Шулар ярдәмендә балаларны әдәбиятыбыз белән таныштырам. Тиздән җәйге лагерьлар башлана. Анда татар балаларына дин, мәдәният, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз турында аңлатабыз, ел да әти-әниләре дә, үзләре дә бик канәгать калалар”.
Ямал-Ненец автоном округы кунаклары
Ямал-Ненец автоном округы кунаклары

Зур сәхнәдә өлкә хөкүмәте җитәкчеләре, милли-мәдәни оешма вәкилләре һәркемне бәйрәм белән тәбрикләделәр. Аннары иң күркәм чыгышлар тамашачыга тәкъдим ителде. Быел финалга үткән милләттәшләребез дә үзләрен сынатмадылар – сәләтләрен менә дигән итеп күрсәттеләр. Менә алар: “Инструменталь башкару, "соло” номинациясендә милли уен коралларында татар халык көйләрен башкаручы Әбүзәр Миннебаев беренче дәрәҗәдәге дипломга, Илчан Хөснетдинов - “Вокал”, “Чимги” төркеме егетләре (җитәкчеләре Миннебаев) "Инструменталь башкару, ансамбль" номинацияләрендә икенче дәрәҗәдәге, “Дуслык” халык җыр ансамбле (җитәкчеләре Хәким Мирхәйдәров) өченче дәрәҗәдәге диплом ияләре булдылар. Ә татар милли-мәдәни автономиясе “Милли йорт алды” номинациясе буенча беренче урынга чыкты.
Украиннарның “Милли йорт алды”
Украиннарның “Милли йорт алды”

Мондый чаралар Төмән өлкәсендә яшәүче төрле милләтләр арасында дуслык җепләрен үстерүдә һәм ныгытуда зур роль генә уйнап калмыйча, башка милләтнең тормыш-көнкүреше, киемнәре, рухи байлыгы белән танышырга да мөмкинлек бирә.
"Чимги" төркеме зур сәхнәдә
"Чимги" төркеме зур сәхнәдә
XS
SM
MD
LG