Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан галиме башлангыч белем алуны мәчетләргә күчерергә тәкъдим итә


Башкорт дәүләт педагогика университетының фәлсәфә, социология һәм сәясәт белеме кафедрасы мөдире Валерий Хаҗиев укучыларга башлангыч белем мәчетләрдә бирелергә тиеш дип саный.

Мондый чараны ул мәгариф реформасы сәбәпле күп кенә мәктәпләрнең ябылуы һәм балаларга «кырык чакрым ераклыкка йөреп укырга туры килүе» белән аңлата.

«Һәрбер авылда мәчет бар һәм аның нигезендә балаларга белем бирүне оештырып була», ди ул.

Хаҗиев моның өчен имамнар педагогик белем алырга һәм фельдшер һөнәренә ия булырга тиешлеген әйтә. Шулай ук ул үзе җитәкләгән ислам мәгариф үсеше үзәгенең мондый проектны эшләвен белдерде.
XS
SM
MD
LG