Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:49

Реут: "Чечняда Русия байрагы чүп ташу өчен кулланыла"


РБК телевизион каналы баш мөхәррире урынбасары Андрей Реут Рамзан Кадыйров чакыруы белән журналистларның Чечняга баруын әйтте.

"Чечня башлыгы белән озак вакытлы күңелле сөйләшүдән соң, без урамга чыктык һәм урамда печән чабучы хатын-кызларны күрдек. Чапкан печәнне алар Русия байрагына салып баралар иде. Ягъни чүпне Русия байрагында ташыдылар. Шул ук вакытта республиканың барлык җирендә Чечня байраклары эленгән иде. Бу – искитмәле. Сүздә Русия тарафлы булып күренгән Грозныйда шундый тамашалар", ди журналист.

XS
SM
MD
LG