Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария"дә якыннарын югалтучыларның берсе гаепләнүчеләрне үзе җәзага тартачагын әйтте


Бүген Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсендә "Булгария" көймәсе фаҗигасенә бәйле мәхкәмә утырышы дәвам итте. Анда инде өченче көн рәттән зыян күрүчеләр аңлатма бирә. Бүгенгә барлыгы 34 кешедән сорау алынды.

Бүген гаепләнүчеләргә җәза бирү мәсьәләсе күтәрелгәч, зыян күрүчеләрнең берсе алар өчен үлем җәзасы карары чыгару бердән-бер дөрес юл булачагын әйтте.

"Сак астында тотылучы бу кешеләр – алдан сөйләшеп халыкны үлемгә җибәргән оешкан төркем. Әлеге җинаять өчен аларга үлем җәзасы бирергә кирәк, юкса мин аларны үзем җәзага тартачакмын", диде "Булгария" фаҗигасендә анасын, анасының апасын һәм ике биш яшьлек малаен югалткан Денис Сабиров.
XS
SM
MD
LG