Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:08

Ватандашлар, сагына сезне Магадан


Магаданның "Сокол" һава аланына бару юлында урманнан чыккан аю

Магаданның "Сокол" һава аланына бару юлында урманнан чыккан аю

Русия премьеры Дмитрий Медведев күченеп кайтучыларга дәүләт ярдәме турында зурлап тәкъдим ителгән програмны буш ниятләр кәгазенә әверелдерүче карар чыгарды.

Чит илләрдә яшәүче ватандашларның ихтыяри рәвештә Русиягә күченүенә ярдәм турында дәүләт програмы нигезендә әзерләнгән бу документ Русиянең халык саны кими баручы стратегик төбәкләрен билгели. Читтә яшәүче ватандашлар дигәндә беренче чиратта Советлар Берлеге җимерелгәч чит илләрдә калган урыслар һәм Русиядәге башка җирле халыклар күз алдында тотыла. Мәскәү Русиягә даими яшәргә күченергә теләүчеләргә бюджеттан ярдәм күрсәтеп аларны Кытай янындагы бушап баручы төбәкләргә урнаштырырга теләвен белдергән иде. Хөкүмәт ул төбәкләрне билгеләгәндә берничә шартка нигезләнә:

– ул төбәкләр Ерак Көнчыгышта яки Байкал төбәгендә урнашкан булырга тиеш;

– алар чик буенда урнашкан төбәкләр булырга тиеш;

– алар халык саны кимендә соңгы өч елда кими барган төбәкләр булырга тиеш;

– алар илкүләм әһәмияткә ия икътисади һәм инвестицион проектлар тормышка ашырылучы төбәкләр булырга тиеш.

Күченүчеләрне җибәрү өчен өстенлекле төбәкләр исемлегенә шул шартларның кимендә икесенә туры килгән төбәкләр кертелә. Нәтиҗәдә Русиягә күченүчеләрне җибәрү өчен ун төбәк сайланган: Амур өлкәсе, Байкал арты крае, Бурятия, Еврей автоном өлкәсе, Иркутски өлкәсе, Камчатка крае, Магадан өлкәсе, Приморье крае, Сахалин, өлкәсе, Хабаровски крае.

Хөкүмәт читтәге ватандашларга һәм аларның туганнарына Русиягә күченеп кайтырга ярдәмне гарантияләвен белдерә. Ярдәм дигәндә дәүләт програмы белән билгеләнгән матди түләүләр күз алдында тотыла. Дәүләт яңа яшәү урынына күченү чыгымнарын, шул исәптән транспорт һәм шәхси әйберләрне күчерү чыгымнарын, документлар ясату түләүләрен компенсацияләячәген, яңа урында тормыш башлап җибәрү өчен акча бирәчәген, үзләре акча казана алмаганнарга алты айлык социаль акчалар түләячәген белдерә. Социаль түләү күләме төбәктәге яшәү минимумы күләменә карап билгеләнә. Акчалар федераль бюджеттан биреләчәк.

Кайтучыларга ярдәм програмының беренче өлеше 2007 елдан бирле эшләп килде. Бу програм нигезендә Русиягә 700 мең ватандашны кайтару планлаштырылган булса да, алты ел эчендә бары 125 мең кеше генә Русиягә күченгән.

Игорь Слюняев

Игорь Слюняев

Бу елның февралендә Русиянең төбәкләр үсеше министры Игорь Слюняев яңа програмны игълан иткәндә Советлар Берлеге җимерелгәч чит илләрдә 25 миллионлап ватандаш калганын әйтеп, ел саен Русиягә 300 мең ватандашның кайтачагын белдерде. "Бу – катлаулы, әмма чишеп булырдай мәсьәлә", диде Слюняев. Инде хәзер үк бу ниятнең тормышка ашмаячагын әйтеп була. Февраль аенда яңа програм игълан ителгәндә ул 40-лап төбәкне күз алдында тоткан булса, Медведев карары белән өстенлекле төбәкләр саны унга гына калдырылды.

Халык Ерак Көнчыгышка бармый, аннан китә

Русиянең эшмәкәрләр һәм арендаторлар берлеге президенты Андрей Бунич хакимият, күченеп кайтучылар күп булса, аларга төрле түләүләр өчен бюджеттан миллиардларча доллар кирәк булачагын аңлап аны кысарга карар иткән, дип исәпли. Зурдан кубып игълан ителгән кайтучылар програмын ябып кую уңайсыз, әмма аны кешеләрне мөмкин кадәр азрак җәлеп итә торган итеп үзгәртү мәсьәләне чишәргә ярдәм итә – Ерак Көнчыгышка күченергә теләүчеләр бик аз гына булачак, ди Бунич.

Програмдагы исемлеккә кергән төбәкләрнең берсендә, Читада яшәүче Таһир Әгъләмов әйтүенчә, хәзер кешеләр бу төбәккә килү түгел, киресенчә анда булганнары аннан китү ягын карый, күпләр акрынлап Русиянең көнбатыш төбәкләренә күченә.

Сәрвәр Туктаров

Сәрвәр Туктаров

Хабаровскида яшәүче Сәрвәр Туктаров та Азатлыкка кешеләрнең күпләп көнбатыш төбәкләргә китүен, килүчеләрнең бик аз булуын, аларының да Үзбәкстан, Кыргызстан якларыннан килүчеләр булуын белдерде. Ә Хабаровскига яхшы белгечләр җитми, ди ул.

Бунич фикеренчә, кайтучылар програмы президент Владимир Путинның сәяси максатлары – Русиянең читтәге абруен күтәрү өчен генә кирәк. Чынлыкта хәзерге хакимият ватандашларны кайтарып урнаштыру түгел, илнең үзендә яшәүчеләрнең дә бик зур өлешен эш белән тәэмин итә алмый бит, ди ул.

Шул ук вакытта Ерак Көнчыгыштан гына түгел, Русиянең үзеннән дә ел саен дистәләрчә мең кеше читкә күченеп китә.

БМОның халык һәм тәрәккыят комиссиясе фаразларына караганда, алдагы 40 елда Русиядә халык саны 15 миллионга кимеп 126 миллионга калачак. Нәтиҗәдә, 2010 елда халык саны белән дөньяда тугызынчы урында булган Русия 2050 елда 14-нче урынга чигенәчәк.

Ерак Көнчыгышны үзәкләштерелгән икътисад буа

Уфадагы сәясәт белгече Илдар Габдрафыйков Азатлыкка кайтучылар програмы Ерак Көнчыгышны коткаруга ярдәм итмәячәк, аның тәэсире булса да, бик аз гына булачак дип белдерде.

Илдар Габдрафиков

Илдар Габдрафиков

Аның әйтүенчә, чынлыкта Ерак Көнчыгышның мөмкинлекләре бик зур. Мисал итеп ул хәзер зур үсеш кичерүче күрше илләрне китерә. Алга киткән Япония, Көньяк Корея, Кытай гына түгел, Тын океан буенда якында урнашкан башка илләр дә көчәя бара. Шулай ук АКШ белән Канаданың да Тын океан буендагы штатларында үсешнең зуррак булуы күзәтелә, ди ул.

Илдар Габдрафыйков фикеренчә, узган көздә Азия-Тын океан хезмәттәшлек оешмасы саммитының да Владивостокта үтүе тикмәгә түгел. Сәясәт белгече фикеренчә, төбәкне күтәрү өчен саммитлар үткәрү, коткару програмы гына җитми, Ерак Көнчыгышның үсүен буып торучы төп проблем – Русиядәге икътисадның үзәкләштерелгән булуы, бөтен ресурсларның Мәскәүгә китүе һәм бик аз өлешенең генә төбәкләргә кайтарылуы. Башкортстанны гына карасаң да, салымнарның 80-ләп процентын Мәскәү ала, бик азын гына кире бирә, ди Илдар Габдрафыйков. Аның фикеренчә, Ерак Көнчыгышка бюджет автономиясе бирелсә, төбәк үсеше өчен бу барыннан да яхшырак чара булыр иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG