Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:35

Татарстанның мәгариф канунын шикаять итмәкчеләр


30 майда Татарстанның "Мәгариф турында" канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Мәскәү вәкиле аның федераль канунга каршы килүен һәм бу хакта Русия президенты идарәсенә җиткерәчәген әйтте.

Бүген Татарстан Дәүләт шурасында "Мәгариф турында" канун өлгесе депутатларга тәкъдим ителде. Дәүләт шурасының мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев анда республиканың дәүләт телләрен тигез күләмдә укыту һәм өйрәнү саклануын әйтте.

Әлеге хәл сәбәпле Татарстандагы кайбер урыс милләтчеләре тынычлыгын югалтты. Канун өлгесе каралыр алдыннан республиканың Урыс мәдәнияте җәмгыяте "Татарстан мәктәпләрендә урыс телен укытуда "Мәгариф турында"гы федераль канунның үтәлеше: авырлыклар һәм аларны бетерү юллары” дигән җәмәгать тыңлаулары уздырды. Анда төп эксперт буларак Мәскәү вәкиле, Татарстанда татар теленә каршы булган бер төркем ата-аналарга һәрдаим теләктәшлек күрсәтеп килгән Русиянең мәгариф үсеше федераль институтының милли белем бирү проблемнары үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко катнашты.

Ул "Мәгариф турында"гы канун өлгесе белән танышуын һәм анда исәпкә алынмаган кайбер нечкәлекләр булуын әйтте. Аның сүзләренчә, урыс һәм татар телләрендәге тигез хокуклар дигәндә телне өйрәнүгә сайлау хокукы истә тотылырга тиеш.

Ольга Артеменко

Ольга Артеменко

“Русиянең дәүләт теле белән Русия субъектының дәүләт теле тигез хокуклы була алмый. Мондый юридик билгеләмә беркайда да юк”, ди ул.

Шулай ук Артеменко нинди телдә укытуны яңа федераль канун нигезендә ата-аналар үзләре хәл итәргә тиешлеген әйтте.

“Беркем дә бу Татарстан кануннары нигезендә билгеләнә дип яза алмый” диде ул.

Моннан тыш ул беренче чиратта телләрнең статусы искә алынырга тиешлеген әйтте.

“Минем Татарстанда күп кенә укытучылар белән очрашканым бар һәм алар барысы да урыс теленең көндәшлеккә сәләтле теле булуын әйтә. Шуңа Русиянең барлык ватандашлары да урыс телен сыйфатлы белергә тиеш”, диде ул.

Мәскәү вәкиле әйтүенчә, дәүләт телләрен өйрәнү федераль дәүләт стандартлары нигезендә алып барылырга тиешле.

"Әлбәттә дәүләт телләрендә белем бирүне субъект тормышка ашыра. Әмма минемчә телгә карата нәфрәт тудырмас өчен тел вазгыятен истә тотарга һәм шуннан чыгып дәүләт телен күпме һәм нинди алымнар белән укытуны хәл итәргә кирәк”, ди Артеменко.

Тыңлаулар азагында ул үзенең телләр турындагы федераль канунны камилләштерүче берничә абруйлы комиссиягә керүен әйтте һәм Татарстан булдырган "Мәгариф турында"гы канун өлгесендә федераль кануннарга каршы килүче билгеләмәләрне алдырту өлкәсендә эш алып барачагын ассызыклады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG