Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә хаҗ оештыручы ширкәтләргә таләпләр кырыслатыла


1 июньнән хаҗ оештыручы ширкәтләргә таләпләр кырыслатыла. Алар күчмә туризм берлеге әгъзасы булып теркәлергә тиеш, юкса туристик ширкәт Согуд Гарәбстанында илчелегендә аккредитация ала алмаячак. Шулай ук хаҗ кылырга теләүчеләр белән килешү төзүне контрольгә алу көчәйтелә. Моннан тыш бурычылары булган очракта ширкәтләр Согуд Гарәбстанына виза ала алмаячак.

Русия хөкүмәтендәге хаҗ оештыру өчен җаваплы вәкил Ильяс Умаханов белдерүенчә, таләпләрнең кырыслатылуы Русия хаҗ ширкәтләренең еш кына кагыйдаләрне бозуы белән бәйле.
XS
SM
MD
LG