Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Кембридж мәктәбе ачыла


Чарага чакыру игъланы
Чарага чакыру игъланы

Бу елның көзендә Казанда Кембридж мәктәбе ачылачак. Узган атнада әлеге мәктәпнең ачык ишекләр көне узды.

Мондый төр Британия мәктәбе Татарстанда әле юк иде. Биредә укытулар бу елның сентябреннән башланачак. Ул өстәмә укыту мәктәбе буларак Казанның 39нчы мәктәбе нигезендә эшләячәк. Ягъни, казанлылар үзебездәге мәктәпләрдән тыш, көннең икенче яртысында әлеге Кембридж мәктәбендә укый ала.

30 майда Казанның 39нчы мәктәбендә Кембриджның ачык ишекләр көне үтте. Британия мәктәбендә бәяләрнең югары булуына карамастан (GCSE һәм A-levels програмнарында аена 25 мең), аның белән кызыксынучылар шактый. Чарага балалар әти-әниләре белән күпләп килгән иде.

Әлеге мәктәп үзенең укыту системы, програмы белән Британиядәге Кембридждан аерылмаячак. Хәтта тәнәфес вакытлары да охшаш була. Чарада әйтелгәнчә, балаларны Британиядән килгән укытучылар укытачак. Алар Русиягә август ахырында килә.

Бөтен дәресләр дә бары тик инглиз телендә була. Шуңа күрә, әлеге мәктәпкә керү шарты буларак инглиз телен әйбәт дәрәҗәдә белү тора. Июнь-август айларында Кембриджда укырга теләүчеләргә махсус имтиханнар уздырылачак. Шул исәптән, баланың үз мәктәп билгеләре дә әйбәт булырга тиеш.

Британиядәге укыту системы Русиянекеннән шактый аерыла. Анда балалар биш яшьтән укырга керә һәм бездәге кебек 11 түгел, ә 13 ел укый. Шуның өчен, Кембридж системында баланың яшенә карап махсус бүленгән укыту програмнары бар.

Казанның 39нчы мәктәбе тактасы
Казанның 39нчы мәктәбе тактасы
Әлеге програмнар арасыннан Казанда көздән GCSE һәм A-levels кебекләре буенча укулар башлана, Русиядәге белем системында GCSE (8-9 класс), ә A-levels (10-11) класслар. GCSE програмында укучы инглиз теле, математика, табигый фәннәр укый һәм үзенә ошаган тагын берәр фәнне укыячак .

Бу ике еллык програмны үткәч, ягъни бездәгечә 9 сыйныфтан соң укучы шулай ук имтихан бирә. Имтиханны уңышлы тапшырган очракта ул A-levels ике еллык програмына күчә. Әлеге програм буенча беренче елны балалар инглиз теле, математика һәм икътисад укыячак, икенче елга (ягъни бездәгечә 11 сыйныфта) әлеге фәннәр икегә генә кала.

Бу ике програмны да узгач укучы Британия аттестаты алып чыга. Аның белән өстәмә имтихансыз Британия, АКШ, Канада, Австралия яки башка инглиз телле илнең югары уку йортына керү мөмкинлеге туа.
XS
SM
MD
LG