Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:18

Халыкара балалар көне уңаеннан "Халык сүзе" шәлкемендә бүген сүзне яшьләргә бирергә булдык. Казан кызы Лилия Фәйзрахмановага 15 яшь кенә булуга карамастан, аны бик җитди мәсьәләләр борчый.

Кайчан да булса җир шарының иң матур бер почмагында бер дәүләт төзелер. Ул илне сугышлар, хәвеф-хәтәрләр читләп үтәр. Кешеләре үзара дус-тату яшәрләр. Бу илдә яшәүчеләрне юкка рәнҗетмәсләр, кимсетмәсләр. Бу илдә урлашуларга, ришвәткә урын булмас. Җитәкчеләр халыкка изгелек эшләргә ашкынып торыр. Болындагы матур чәчәкләргә бу илдә яшәүчеләрнең күз яшьләре таммас. Чөнки бу илдәге кешеләр иң төп законга – Шәригать законына буйсынып яшәрләр.

Әйе, шундый дәүләт төзеләсенә бик тә ышанасы килә. Ләкин әлегә безгә аңлашылып бетмәгән законнар хөкем сөргән илдә яшибез. Күп сорауларга җавап эзлибез. Интернет аша дөнья буйлап сәяхәт итәбез. Төрле илләрдәге яшәү рәвеше белән танышабыз. Ни өчен без дә алар кебек яшәмибез, дигән сорауга җавап эзлибез.

Мин татар интеллигенциясе гаиләсендә үсәм. Әнием үзем укыган гимназиядә укытучы булып эшли. Әтием 23 ел телевидениедә эшләп, хәзерге вакытта “Безнең гәҗит” исеме астында шәхси газетасын нәшер итә. Әтием телевидениедә эшләгәндә үк сәяси тапшырулар алып барган. Ул вакытта мин әле кечкенә идем. Экрандагы әтиемә карап, аның кайтканын көтеп утырганымны гына хәтерлим. Ул күтәргән сәяси проблемалар хакында мин әле белми идем. Ә хәзер аның газетасында күтәрелгән темаларны укыйм. Кайберләрен аңлап та бетермим әле. Әмма узган җәй Татарстан диния нәзарәтендәге хәлләр, мөфтине шартлату, аның ярдәмчесен үтерү кебек вакыйгалардан соң мин әтиемне аңлый, аның язганнарын укый башладым. Чөнки әтиемнең газетасында гына төрле-төрле фикерләр урнаштырылды. Һәм әтием моның белән үз тормышын куркыныч астына куйганын белгәч, мин бик борчылдым. Хәтта аны кулга алу ихтималы да булган икән. Ни өчен?

Бүген без коррупция турында сөйләшәбез икән, бу афәтне бары демократик җәмгыятьтә генә бетереп була дип уйлыйм. Ә бездә демократиягә әле бик ерак.

Мин әлегә сайлауларга бармыйм: яшем җитми. Әмма мәрхүм әбием һәм әти-әниләремнең сөйләве буенча беләм – минем ул сайлауларга барып йөрисем килми. Әбием ул сайлаулар хакында сөйләгән иде. Аңа авылда: “Әминә апа, менә шушында тамга куясы” дип күрсәтеп яздыра торган булганнар. Мондый сайлаулар дөрес була аламы? Бу да шул ук коррупциянең бер билгесе дип уйлыйм.

Коррупция булмасын өчен һәркайсыбызга, шул исәптән миңа да тырышырга кирәк. Әтием горурланып әйтә, ул беркайчан да ришвәт алмаган. Бер хакимият башлыгы турында, аның яман атын фаш итеп телетапшыру әзерләгән. Аңа машина тәкъдим иткәннәр. Әмма ул намусын сатмаган. Ришвәт бирүче бар икән, аның алучысы да бар дигән сүз. Бүген җитәкчеләр, табиблар һәм башкалар ришвәттән баш тарта һәм намус буенча яши башлый икән, без бит бар дөньяда чәчәк аткан ил булачакбыз. Тик бу минем хыялым. Чөнки мин шулай хыялланып яшәүче әти-әниемнең кызы.

Әтиемнең “Безнең гәҗит” газетасының 27 апрель санында (2011 ел) “Азатлык” радиосыннан Наил абый Алан: “Белгечләр фикеренчә, халыкның яман гадәтләрен үзгәртми торып, ришвәтне дә, кануннарга төкереп карауны да бетереп булмый диләр”, – дип язган. Яңадан-яңа законнар кабул итеп кенә яман гадәтләрне бетереп була микән? Әнә бит газетаның шул ук санында Искәндәр абый Сираҗи: “Мин әлегә көрәш күрмим”, – дип язган. Минемчә, ул көрәш аз булса да бара. Чөнки бу хакта укып, ишетеп торабыз.

Мин – үз илемнең бер гражданы. Ничек кенә булмасын, илебезнең киләчәге безнең кулларда. Аның законнары мине якларга, сакларга тиеш дип уйлыйм. Нинди генә җәмгыятьтә яшәсәк тә, гомумкешелек сыйфатлары мәңгелек булып кала. Намуслы, игелекле кешеләрнең дәрәҗәсе һәрвакыт югары булып калыр.

Без җәмгыять белеме фәнендә ришвәткә төрле билгеләмәләр бирдек. Бу сүзне мин түбәндәгечә аңлыйм: законсыз эшне эшләү өчен җитәкчегә яки бу эшкә бәйле кешегә акча түләү. Кызганычка каршы, ришвәт алучылар, бирүчеләр хакында гел ишетеп торабыз. Әнә авылдагы бер танышларыбыз улларын укырга кертү өчен сыер үстереп яталар. Монда кемне гаепләргә инде: укымаган малайларын укырга кертергә тырышкан әти-әнинеме, әллә надан укучыны укырга алучынымы? Бик катлаулы бу тормыш. Ә ришвәт бирү белән бүләкнең, арттырып түләүнең чиген кем билгеләгән? Менә мин аяк киемен төзәткән өчен 100 сум түләргә тиеш, ди. Ә миңа ул бик тиз кирәк. Ә бу очракта өстәмә түләү тиеш. Мин артыграк түләп, аяк киемен алданрак алам, ә азрак түләүченекен, элегрәк бирсә дә, соңрак эшләп бирәләр булып чыга. Бу ришвәтме? Табибларга операциядән соң бүләк, акча бирү бездә гадәти хәл. Ул бит аны сорап алмый, моны кешеләр рәхмәт йөзеннән эшли. Бу ришвәткә керәме? Ә бит табиб эшләгән өчен хезмәт хакы ала.

Әнием башлангыч сыйныфларда укыта. Бу темага 2нче класс укучылары белән дә дәрес үткәрелгән. Шул кечкенә балалар да ришвәтнең тормышыбызны ямьсезли торган күренеш икәнен әйтә алганнар.

Гадел законнар хакимлек иткән илдә яшәү бик рәхәттер ул. Әтиемнең чит илләрдә булганы бар. Кайткач, бездәге тәртипләргә бик озак күнегә алмый йөри. Гаделсезлекләргә йөрәге әрни. Ә шулай да һәр баруында үзебезнең илне сагынып кайта. Туган җир шулай сагындырадыр инде ул. Аны тагын да ямьләндерү, матурлау безнең изге бурычыбыз.

Мин чит илдә түгел, ә үз илемдә яшәргә телим. Урлау, талау, ришвәтчелек кебек ямьсез күренешләргә каршы закон сакчылары гына түгел, без һәммәбез көрәшергә тиеш. “Тамчыдан күл җыела” дигән мәкаль бар. Җирдәге һәр кеше бу хакта уйлансын иде. Һәр кылган кырын эше өчен, кеше җавап тотарга тиеш дип уйлыйм. Кемдер судьялар каршында, ә кемдер намусы алдында...

Укытучыларыбыз язганнарыбызны бөртекләп тикшергән кебек, кабул ителгән законнарның үтәлешен дә тикшереп, тиешле кешеләргә билгесе куелсын иде. Ә яхшы билге өчен без тырышабыз бит. Сез дә көрәшегез, өлкәннәр!

Лилия Фәйзрахманова
Казанның 155нче татар гимназиясе укучысы

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG