Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Германия Русияне Сүриягә ракеталар китермәскә кисәтте


Кушма Штатлар һәм Германия Русияне Бәшәр Әсад көчләре өчен һава һөҗүменнән саклану ракеталары китермәскә кисәтте.

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри сүзләренчә, Сүриягә Русиянең S-300 ракета комплексларын китерү Вашингтон һәм Мәскәүнең кораллы низагтагы якларның тынычлык сөйләшүләрен оештыру тырышлыгына киртә салырга мөмкин.

Керри бу хакта Вашингтонда Германия тышкы эшләр министры Гидо Вестервелле белән очрашудан соң әйтте. Әсад режимына ракеталар китерү "абсолют ялгыш" булачак, дип ассызыклады ул.

АКШ һәм Русия алдагы атналарда Женевада Сүрия низагын җайга салу сөйләшүләре оештырырга җыена.
XS
SM
MD
LG