Accessibility links

Русиядә әлегә штрафсыз тәмәкегә каршы канун көчкә керде


1 июньнән Русиядә җәмәгать урыннарында тәмәке тарту тыела, әмма канун бозган өчен полиция әлегә штраф сала алмаячак. Штрафлар канунлаштырылмаган. Канунлаштырылгач урамда тыелган урыннарда тәмәке тартучы 500 сум, ә лифтта тарткан өчен 1 мең 500 сум түләячәк.

Бүгеннән хастаханәләрдә, югары уку йортларында, дәүләт оешмаларында, лифт һәм керешләрдә (подъезд), балалар мәйданчыкларында, җәмәгать транспортында, метро, вокзал, елга портлары, кызыну комлыкларында тәмәке тартырга ярамый. Төрле ширкәтләрдә махсус билгеләнгән урыннарда гына тарту рөхсәт ителә.

Шулай ук 1 июньнән тәмәкене рекламлау тыела. Тәмәке компанияләре төрле проектларга химаяче була алмый. Русиядә тәмәке капиталь төзелгән кибетләрдә генә сатылачак.

2014 елның 1 гыйнварыннан тәмәкенең бәясе күтәреләчәк һәм ерак араларга йөрүче поездлар һәм көймәләрдә дә тарту тыелачак.
XS
SM
MD
LG