Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Русия һәм Казакъстанның дуслык фестивале узды


Кунакларны каршы алу
Кунакларны каршы алу

Омски өлкәсендә Русия һәм Казакъстанның чиктәш төбәкләренең IV халыкара фестивале узды. Чараны Омски өлкә хакимияте һәм Дуслык йорты оештырды.

Мондый күләмле чара Омскида беренче мәртәбә 2004 елда үткәрелде. Беренче фестиваль "Омски өлкәсенең Одесса чиктәш районында Русия мәдәнияте" дигән максатлы федераль програмны тормышка ашыру кысаларында оештырылган иде.

Быелгы дүртенче фестиваль 2012-2017 елларда Русия һәм Казакъстанның чиктәш төбәкләре арасында хезмәттәшлек програмын һәм Омски өлкәсе хакимияте белән Казакъстан өлкәләре хакимиятләренең үзара хезмәттәшлеге турында килешүен тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

"Дуслык ихлас һәм гадел булсын" дигән исем астында үтүче әлеге фестивальгә Русиянең Курган, Новосибирски, Оренбур, Төмән, Чиләбе, Самара, Омски һәм башка өлкәләреннән, Алтай, Калмык республикаларыннан, Казакъстанның Актүбә, Кустанай, Павлодар, Атырау, Төньяк һәм Көнчыгыш Казакъстан өлкәләреннән, җәмгысы 200гә якын кунак килде.
Кунакларны чәк-чәк белән каршылыйлар
Кунакларны чәк-чәк белән каршылыйлар

30 май кичендә фестиваль кунакларын Омскиның Дуслык йортында каршы алдылар.

Милли-мәдәни оешмалар вәкилләре милли киемнәрдә булды, "Дивно" балалар фольклор коллективы рус җыры белән каршылады, милли оешмалар милли ризыклар тәкъдим итте.

Фестивальнең максаты – ике дәүләт халкы арасында үзара аңлашу, дуслык хисләрен ныгыту; халыкара һәм төбәкара мәдәни хезмәттәшлекне үстерү; ватандашлык инициативаларын яклау, яшьләрне фәнни, этномәдәни һәм иҗтимагый эшкә җәлеп итү; күпмилләтле ике дәүләтнең мәдәният өлкәсендә яулаган казанышларын күрсәтү; Русия һәм Казакъстанның мәдәни-тарихи мирасын баету.
Уртада - "Умырзая" ансамбле яшьләре
Уртада - "Умырзая" ансамбле яшьләре

31 май көнне Омски өлкә хакимияте бинасында тантаналы җыелыш булды. Анда фестивальдә катнашучыларны өлкә Кануннар чыгару җыелышы рәисе Владимир Варнавский сәламләде. Казакъстан ягыннан Казакъстан республикасы парламентының Сенат депутаты Анатолий Башмаков чыгыш ясады.

Төшке аштан соң Пушкин исемендәге өлкә фәнни дәүләт китапханәсендә "Чиктәш төбәкләрнең этномәдәни үсеше: үзара хезмәттәшлекнең бүгенгесе һәм алдагы мөмкинлекләр" дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе булды.
Түгәрәк өстәл сөйләшүе
Түгәрәк өстәл сөйләшүе

Кичен Омски филармониясенең концертлар залында гала-концерт булып үтте. Асылда рус һәм казакъ мәдәнияты күрсәтелде. Татарлардан "Умырзая" ансамбле җитәкчесе Гөлфия Шәйхитдинова гомум күренеш-сюитада татар телендә җырлады. Чиләбе өлкәсенең Магнитогорски шәһәреннән килгән "Яшьлек" бию ансамбле башкорт биюен башкарды.
"Яшьлек" бию ансамбле, Магнитогорски
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:33 0:00

Фестивальнең өченче көне өлкәнең Полтавка районында үтте. 1 июнь көнне анда фестиваль уңаеннан зур бәйрәм чаралары оештырылды.​
XS
SM
MD
LG