Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда күпбалалы гаиләләр пикетка чыкты


Пикетта катнашучылар
Пикетта катнашучылар

1 июнь Казан үзәгендә өченче балага дәүләттән бушлай җир алган гаиләләр пикетка чыкты. Алар Биектау районының Каймар авылы тирәсендә коммуникацияләр булмауга зарлана.

Чараны оештыручы Денис Чесноков Камал театры каршындагы мәйданга 500гә якын кеше киләчәк дип вәгъдә иткән иде. Телефон аша бер меңгә якын СМС хәбәр җибәрелгән. Ахыр чиктә сәгать унга нибары 30 кеше җыелды.

Пикетта катнашучылар барысы да Биектау районының Каймар авылы тирәсеннән бушлай җир алучылар. Яңа урында инде йорт салырга җыенучылар бар. Өч бала белән фатирда кысан, диләр. Ләкин ачык кырда – сусыз, утсыз төзелеш алып барып булмый. Коммуникацияләр юк. Пикет аша күпбалалы гаиләләр башкала хакимиятенә тәэсир итмәкче.

Чәршәмбе көнне инициатив төркем Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчелеге белән очрашты. Чиновниклар акча юклыгына сылтап, утның, суның бәлки ун, бәлки унбиш елдан булу мөмкинлеген әйткән. Өч бала анасы Светлана Авилова хөкүмәттән бушлай бирелгән участокларда кайбер гаиләләрнең инде йорт нигезе сала башлавын әйтте. Андыйлар измә өчен суны читтән китерә икән.
Күпбалалы гаиләләр пикеты
Күпбалалы гаиләләр пикеты

Каймар авылы тирәсендәге җир участоклары җәнҗал үзәгендә беренче тапкыр гына түгел. Йөзләгән гаилә монда җир алудан гомумән баш тарта, чөнки алты километр читтә радиоактив калдыклар үтильләштерүче “Радон” комбинаты эшли. Узган кыш Казанда 30 гаилә моңа канәгатьсезлек йөзеннән Ирек мәйданына митингка чыккан иде.

Күпбалалы гаиләләр пикеты
Күпбалалы гаиләләр пикеты
Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хәмәев әйтүенчә, бушлай бирелүче җир участокларыннан хәтта өч тапкыр баш тарткан гаиләләр теркәлгән. Аларның саны 1146га җитә. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүген узган киңәшмәдә "ошамый икән, моңа аларның тулы хакы бар", дип белдерде.

Якын арада Казан шәһәрендә теркәлгән гаиләләргә җир участокларын Лаеш районының Сокуры авылыннан бирү мәсьәләсе хәл ителергә тиеш.
XS
SM
MD
LG