Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яблоко" "Евроньюс" тапшыруларын киметүгә протест белдерә


"Яблоко" фиркасе Бөтенрусия дәүләт телерадиоширкәтенең (ВГТРК) "Евроньюс" каналы тапшырулары күләмен киметү ниятенә протест белдерә.

"Евроньюс" урнына мәскәүләр һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр "Подмосковья" каналын гына карый алачак, диелә "Яблоко" белдерүендә. Фирка активистлары бу хәлне Мәскәү өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Андрей Воробьевның төбәк башлыгы буларга теләве белән бәйли. "Тамашачылар бәйсез мәгълүмат алу урнына көн саен "Бердәм Русия" намзәтен пропагандалауны караячак", дип фаразлый "Яблоко".

ВГТРК матбугат хезмәте җомга "Евроньюс" ешлыгында "Подмосковья" булачак дип хәбәр итте. Европа яңалыклары кабель челтәрендә, иярчендә һәм иртән-кич "Культура" каналында булачак, ди әлеге хезмәт.
XS
SM
MD
LG