Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда Русия-Европа Берлеге саммиты ачыла


Бүген кич Екатеринбурда 31нче Русия-Европа Берлеге саммиты ачыла. Аның кысасында Русия президенты Владимир Путин Европа шурасы башлыгы Һерман ван Ромпей, Европа комиссиясе җитәкчесе Мануэль Баррозо белән очраша. Европа Шурасының Сүрия оппозиционерларына корал бирү эмбаргосын алу Брюссель һәм Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенләштерде һәм әлеге саммитка этәргеч булды.

Европа Берлегенең Русия газынннан бәйсез буларга омтылуы да катлаулылыклар тудыра. Шулай ук саммитта Русиядә кеше хокуклары, канун өстенлеге мәсьәләләре дә каралачак. Халыкара проблемнардан Иранның атом програмы тирәсендәге вәзгыять тикшерелер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG