Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дальний"ның элекке хезмәткәрләренә мәхкәмә 6 июньдә башлана


"Дальний" полиция бүлегендә элек эшләгән сигез хезмәткәрнең җинаять эшен беренчел тыңлаулар 6 июньдә Казан шәһәренең Идел буе районы мәхкәмәсендә ябык ишекләр артында булачак.

Бу утырышта мәхкәмәдә төп тыңлауларның кайчан башланачагы билгеләнер, җинаятьтә шикләнелгәннәргә нинди җәза бирү турында да сүз күтәрелер дип көтелә.

Элек полициядә эшләгәннәр: җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы урынбасары, 25 яшьлек Алмаз Василов; җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы, 31 яшьлек Айнур Рәхмәтуллин; полиция бүлеге башлыгы урынбасары, криминал милиция бүлеге җитәкчесе, 26 яшьлек Фаил Сабирҗанов; милиция хезмәткәрләре 24 яшьлек Илнар Ибатуллин; 29 яшьлек Әмир Шәрифуллин; 28 яшьлек Александр Фадеев һәм 23 яшьлек Денис Васильев мәхкәмә каршына баса. Алар вазифалары кысаларыннаннан чыгуда гаепләнә.

Әхмәтҗанов, Ибатуллин һәм Сабирҗанов 2012 елның мартында тоткарланган Сергей Назаровның сәламәтлегенә зур зыян салуда да гаепләнә.
XS
SM
MD
LG