Accessibility links

Төркия премьер-министры ватандашларын коткыга бирелмәскә чакырды


Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган
Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган илдәге күп халык катанашында үтүче протест чаралары сәбәпле ватандашларын коткыга бирелмәскә чакырды.

Эрдоган сүзләренчә, хөкүмәтнең китүен таләп итеп протестта катнашучылар артында «экстремист элементлар» тора. Узган җомгадан Истанбулда, Әнкарада һәм башка шәһәрләрдә манифестацияләр үтә. Бу чараларда берничә дистә мең кеше катнаша.

Протест белдерүчеләр һәм полиция арасында бәрелешләр булу, полициянең яшьләндергеч газ, суаткычлар, хәтта хәрби ядрәләр куллануы турында да хәбәрләр бар.

Демонстрантлар башта Таксим мәйданы янындагы агачларны кисүгә протест белдергән иде. Аннан бу чыгышлар хөкүмәткә каршы чарага әверелде.

Дүшәмбегә каршы төндә дә тәртипсезлекләр дәвам итте. Истанбулда һәм Әнкарада протест белдерүчеләр хакимлек итүче фирканең офисларына үтәргә тырышты.
XS
SM
MD
LG