Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада су басу сәбәпле кимендә алты кеше һәлак булды


Европада су басу соңгы 10 ел эчендә иң куркынычы, дип белдерелә. Туктаусыз яуган яңгырлар Германия, Австрия, Швейцария, Чехия һәм Польшаның зур өлешенә зыян салды. Кимендә алты кешенең һәлак булуы әйтелә.

Германиядә Пассау иң зур зыян күргән шәһәрләрнең берсе. Хакимиятләр шәһәрдәге вәзгыятьне “драматик” дип белдерде.

Чехия башкаласы Прагада мәктәпләр ябылган, җәмәгать транспортының йөрү тәртибе бозылган, ашыгыч хезмәтләр Влтава елгасының яр буйларын ныгыта. Өч мең кеше башка урынга күчерелгән. Зообакчадагы хайваннар да имин урынга күчерелә.
XS
SM
MD
LG