Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:28
Минем уйлавымча, рус теленнән кала барлык башка телләргә икенчел, рус теле белән берничек тә тигез яки аннан өстенрәк була алмый торган итеп карау ул озак еллар буе урыс һәм cовет хакимияте астында яшәүнең бер нәтиҗәседер. Авылларда татар телен генә белеп тә яшәп булса да, шәһәрләрдә барысы да гел урысча булды бит. Күп дистә еллар буе шулай яшәп, шуннан башканы күрмәгән Ольга Артеменко кебекләр өчен телләрнең рольләре, кулланыш дәрәҗәсе бөтенләй башкача булырга мөмкин икәнлеген күз алдына китерүе кыендыр.

Заманында мин Үзбәкстанның бер шактый зур төзелеш оешмасында программист булып эшләгән идем. Анда миннән башка тагын берничә татар да эшли иде. Кадрлар бүлеге җитәкчесе Мәсгуть абый, аның ярдәмчесе Миләүшә, тагын башкалар. Ул Мәсгуть абыйны Михаил Геннадьевич дип йөртәләр иде. Мин аларның татар икәнен белгәч, татарча сөйләшә идем гел. Шуны ишетеп торган бухгалтер Рая соңрак, русчадан башка телдә сөйләшкәнне ишетү гадәти түгел дип әйткән иде. Ул моңа ачулы иде дип әйтә алмыйм, ләкин бу аның өчен гаҗәп иде.

Без инде үзебез дә телебезгә җитәрлек бәя биреп, аны үзебезнең бер өлешебез буларак кабул итеп яклый алмаганбыз Совет заманында. Әле 90-нчы еллар уртасында, Казанга кайткач, универмагта мондый хәл булган иде. Без килгәндә сатучы үзенең иптәш кызы белән татарча сөйләшеп тора иде. Шуннан аның татар икәнлеген белеп, мин аңа татарча эндәштем. Ә ул миңа урысча җавап бирде. Ияләшкән күрәсең эштә урыс телен генә кулланырга кирәк һәм ярый дигән фикергә.

Ә менә Балтыйк илләрендә үз телләренә мөнәсәбәт бездәге кебек түгел иде дип беләм. 90-нчы еллар башында Литвага ялга баргач, анда берничә көн частниклар сдавать иткән фатирда торган идек. Ягъни, анда мебель, җиһазлар кеше үзе яшәгәндә ничек булган, шулай иде. Анда шактый күп китаплар бар иде, шкаф тулы. Нинди китаплар бар икән, бәлки берәрсен укырмын дип карасам, арасында ник бер генә урысча китап булсын, барысы да литва телендә иде. Ә безнең татарларның китап киштәләрен карасагыз, бөтенләй башкача.

Хәзер заманнар үзгәрде, шуңа күрә безгә дә телебезгә мөнәсәбәтне үзгәртергә, аның дәрәҗәсен күтәрергә вакыт. Ольга Артеменко кебек элеккеге стереотиплардан арына алмаучыларга башка милләтләр тәҗрибәсен күбрәк өйрәнергә чакырырга була. Бу яктан караганда, Канадада өйрәнерлек күп нәрсә бар дип әйтер идем. Мәсәлән, монда Квебек провинциясендә рәсми тел – француз теле. Инглиз телен генә белүчеләргә шартлар тудырылган булса да, француз теле – төп, беренчел тел, аның дәрәҗәсе инглиз теленнән югарырак. Күпчелек мәктәпләрдә укыту теле – француз теле. Менә бу җирле телнең башка телләргә караганда тигез генә түгел, ә өстенрәк тә була алуының бер мисалы. Квебекның кайбер кечерәк шәһәрләрендә гомумән бар кеше дә французча гына сөйләшә, инглиз телендә сөйләшүчене табасы да кыен диләр.

Урыс теленә килгәндә, аның монда гупчем да кирәге юк инде. Бәлки Ольга Артеменкога монда килеп бераз яшәп караргадыр, дәүләт хисабына, урыс теленең өстенлеген күрсәтеп карасын Квебек французларына.

Равил Ногманов
Эдмонтон, Канада

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG