Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:56

"Что? Где? Когда?" тапшырулары белгече, билгеле тележурналист Анатолий Вассерман Русия төбәкләрендә урыс теле генә түгел, ә җирле телләр дә укытылырга тиеш дип саный.

Вассерман бу белдерүен узган якшәмбе Уфага килгәч ясады. Аның сәфәренең максаты - Уфа зыялылары белән очрашу һәм башкаланың әлеге уен төркеме уенчылары белән алышу иде.

Вассерман Уфага килеп төшү белән журналистлар белән зур булмаган очрашуда берничә сорауга җавап бирде. Урыс милләтчеләренең “Три шурупа”, ягъни “Өч шөреп” интернет сәхифәсе журналистларының: “Башкортстанда да Украинадагы кебек үк милли мәсьәлә кискен тора. Күп кенә ата-аналар башкорт телен укыту урыс теле һәм әдәбияты фәненә зыян китерә дип саный. Сезнеңчә милли республикаларда милли телләр укытылырга тиешме?” дигән соравына ул шулай дип җавап бирде:

​“Мин укучыларны дәресләр белән артык күп йөкләү турында үзем укучы булган чагымнан ук беләм. Ул укыган дәреснең күләме түгел, ә фәннең методикасы белән бәйле. Методикалар уңышлы булса, укучыларны артык күп укытуга дәгъвалар бетәчәк. Русиянең теләсә кайсы төбәгендә урыс әдәбияты гына түгел, ә җирле тел яки җирле диалектлар да укытылырга тиеш. Бу милли республикаларга гына кагылмый, башка төбәкләргә дә кагыла. Мәсәлән, Свердлау өлкәсендә Бажов әкиятләре язылган диалектны өйрәнсәләр, Донда Шолохов телен, бу начар булыр идемени?

Мин Башкортстан мәктәпләрендә башкорт телен генә укытмый, татар-башкорт телләрен чагыштырма укытыр идем. Төрки телләрне дә. Бу телләр бер-берсенә бик якын, шуңа аларның берсеннән икенчесенә күчү авыр түгел. Мәктәпләрдә телләрне шулай укыту авыр түгел, ә кызыклы булыр иде. Теләсә нинди кешегә бер генә булса да төрки тел белү зыянга түгел. Бу Анталиядә ял иткән русиялеләр өчен дә файдалы. Чөнки бер төрки телне белү икенчесен өйрәнүгә ныклы терәк булып тора”.

Башкортстанда мәктәпләрдә башкорт телен мәҗбүри укытуга урыслар гына түгел, татарлар да каршы. Бу уңайдан билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков шулай диде:

Илдар Габдрафыйков

Илдар Габдрафыйков

​“Югары форумнарда башкорт һәм татар халыкларын “бер кошның ике канаты”, “бер ананың ике баласы” дип атасалар да, канатлар тигез түгел. Башкортстан мәгариф министрлыгы җитәкчеләре башкорт теле укытыла башлау белән: “Төп максат башкорт телен аралашыр дәрәҗәдә булса да өйрәнү”, дигән иделәр. Татарны башкорт белән аралаштыру өчен укытып торасы юк. Шуңа татарлар мәҗбүри башкорт телен укытуда урыслар ягына басты.

Әгәр республикада татарларга башкорт теле көчләп такмый, югары сыйныфларда берничә ел “Татар һәм башкорт телләренең чагыштырмача грамматикасы” кебек фән керсә, татарлар урыс ягында булмас иде. Татар ата-аналарының бер өлеше башкорт теле мәҗбүри укытыла башлау белән татар теле сыйныфларыннан баш тарттылар. Алар моны балаларны көчәндермәс өчен дип аңлатты.Ул балалар башкортча да камил белми, гаиләдә ата-анасыннан өйрәнгән татарчасы да гарипләнә. Татарларда үз телен укый алмый башкорт телен тагу, “титуллы дип аталучы” милләткә карата негатив караш тууга да китерә”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG