Accessibility links

Русиядә хөкүмәттән тыш оешмаларны тикшерүгә яңа нигезләмәләр тәкъдим ителә


Русия хөкүмәте хөкүмәттән тыш оешмаларны тикшерүгә яңа нигезләмәләр тәкъдим итә.

Русия хөкүмәтенең канун өлгеләре белән эшләүче комиссиясе хөкүмәттән тыш оешмаларның планнан тыш тикшерелүен хуплады. Бу хакта хөкүмәт сайты хәбәр итә. Сүзнең канун бозу очраклары ачыкланган хөкүмәттән тыш оешмалар турында баруы әйтелә.

Аерым алганда, алдан кисәтү алган оешмаларның җитешсезлекләрне билгеләнгән вакыт эчендә төзәтмәүләре яңа тикшерүгә нигез булачак. Бу хактагы канун өлгесе хөкүмәт утырышында каралачак.

Күптән түгел Русиядә чит ил агентлары канунының үтәлүе тикшерелде. Моңа күпләгән хөкүмәттән тыш оешмалар дучар булды. “Голос” һәм “Кострома иҗтимагый инициативаларга ярдәм үзәге”нең “чит ил агентлары” буларак теркәлмәве ачыкланды.
XS
SM
MD
LG