Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Политковская эшенә җәмәгать утырышчыларын билгеләячәк


Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе «Новая газета» журналисты Анна Политковскаяны үтерү эшен карауга җәмәгать утырышчыларын сайлап алуны 20 июньгә билгеләде.

Җинаятьтә шикләнгәннәрнең бишесе дә: Чечняда туган Лом-Али Гайтукаев, аның өч туганы Рөстәм, Ибраһим һәм Җабраил Мәхмүтовлар, Мәскәү эчке эшләр идарәсенең элекке хезмәткәре Сергей Хаҗикорбанов мәхкәмәне җәмәгать утырышчылары белән үткәрергә дигән тәкъдим ясады.

Шул ук вакытта мәхкәмә яклауның җинаять эшен кире прокуратурага тапшырырга кирәк дигән тәкъдимен кире какты. Адвокатлар бу җинаять эшендә күп материалларның җитешмәвен, тикшерүчеләрнең аларны алуын белдерде.

Анна Политковская 2006 елның 7 октябрендә Мәскәүдәге фатирына кергәндә атып үтерелде.
XS
SM
MD
LG