Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Сүриядә кораллы низагта химик корал кулланылган


Сүриядәге низагта чикләнгән күләмдә генә булса да химик корал да кулланылган. Бу хакта БМОда кеше хокуклары шурасы каршындагы Сүриядә кеше хокукларын бозу мөмкинлеге мәсьәләләре комиссиясе хисабында әйтелә.

Документта белгечләрдә быел март һәм апрель айларында дүрт тапкыр коралның бу төрен якларның кулланганлыгы хакында мәгълүмат булуы языла.

Хисап авторлары нинди агулаучы матдә кулланылуы һәм бу җинаятьне кем оештыруы ачыкланмаганны белдерә.

Хисап низагта зыян күрүчеләр, табиблар һәм башка шаһитлар белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә әзерләнгән.

БМО мәгълүматларына күрә, 2011 елның март аенда башланган Сүрия низагында 80 меңнән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG