Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү башлыгы Собянин вазифасыннан китәргә җыена


Сергей Собянин
Сергей Собянин
Мәскәү мэры Сергей Собянин, шәһәр башлыгын сайлау вакытыннан элек үтәсе булганга, вазифасыннан китәргә җыенуын белдерде. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә.

Элегрәк мэр "Московские новости"га әңгәмәдә: "Миңа килгәндә, мине сайладылармы, әллә билгеләп куйдылармы, болар белән бәйле түгел, мин барыбер бөтен көчемне куеп эшләячәкмен. Ә гомумән алганда, Мәскәү өчен мэрны сайлап кую – бер адым алга китеш", дип белдергән иде.

Мәскәү мэрын сайлау вакытыннан элек, гомум тавыш бирү көнендә, 8 сентябрьдә үтәргә мөмкин, дигән хәбәрләр дә булды.

"Газета.ру", "Ведомости" һәм "Дождь" телеканалы Русия башкаласы мэры вазифасыннан китәргә мөмкин дип язып чыкты.

Бу хәбәрләрдән соң берничә фирканең, шул исәптән КПРФ, ЛДПР, «Яблоко» РПР-ПАРНАС вәкилләре Мәскәү башлыгына үзләреннән намзәтләр булу мөмкинлеген әйтте. Активист Алексей Навальный да бу сайлауда катнашырга җыенуын белдерде. «Гадел Русия»дән думаның элекке депутаты Геннадий Гудков, әгәр сайлау була калса координация шурасы Навальныйны тәкъдим итәргә мөмкин, диде.

2010 елда Юрий Лужков эшеннән киткәч Сергей Собянин мэр итеп билгеләнде.
XS
SM
MD
LG