Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согудләрдәге вирус хаҗга зыян салмас кебек


Согуд сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәре MERS-CoV авыруын йоктырган кеше янында
Согуд сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәре MERS-CoV авыруын йоктырган кеше янында

Согуд Гарәбстанында чыккан куркыныч вирус авыруларның яртысын үтерсә дә, тиз тарала алмый. Белгечләр гади һигиена хаҗиларга бу авырудан сакланырга ярдәм итәчәк, ди.

Мәккәгә Хаҗ сәфәрләрен оештыру эшләре якынлашкан саен бу сәфәрләрне әзерләүче кайбер төркемнәрнең Якын Көнчыгышта чыккан яңа куркынычлы вируска карата борчылуы арта бара. Шундый оешмаларның берсе, Бирмингемда теркәлгән Британ хаҗилары берләшмәсе октябрьдә хаҗ кылырга җыенучыларны бу сәфәргә яхшылап әзерләнергә чакыра.

Оешма җитәкчесе Халид Пәрвәз: “Без иммунитетлары бик яхшы булмаганнарны бу сәфәрдән тыелыгыз, дип кисәтергә телибез. Калганнарга сәфәр алдыннан докторга барып тикшерелергә кирәк. Без шулай ук Согуд гарәбстанында булганда һигиена кагыйдәләрен үтәргә киңәш итәбез. Уртак савыт-сабадан ашарга, кеше арасында йөткерергә ярамый”, ди.

Руслан Нәфисуллин
Руслан Нәфисуллин
Татарстан мөселманнары диния идарәсендә хаҗ сәфәрен әзерләүгә җитәкчелек итүче Руслан Нәфисуллин Азатлыкка Татарстан хаҗилары белән Мәккәгә тәҗрибәле табиблар да барачагын белдерде. MERS авыруыннан курыкмыйсызмы, дигән сорауга Руслан хәзрәт: "Безнең медицина бик югары дәрәҗәдә. Быел тагын да күбрәк табиблар, дарулар, вакциналарны, бөтен нәрсәне алып барабыз. Роспотребнадзор белән дә бик каты элемтәдә торабыз. Алар вируслар турында бөтен мәгълүматны безгә биреп бара", диде.

Якын Көнчыгыш илләрендә MERS-CoV дип аталган яңа вирустан үлүчеләр саны арта бара. Төбәктә былтыр чыккан бу авыруны инде 50-дән артык кеше йоктырган һәм аларның яртысыннан артыгы үлгән.

Ун ел элек Азиянең көньяк-көнчыгыш өлешендә чыккан SARS исемле икенче бер куркыныч авырудан үлем дәрәҗәсе бу кадәр үк зур түгел иде. SARSтан үлем дәрәҗәсе 50 процент түгел, 10 процент чамасы булды, әмма шулай да ул дөньяда 775 кешенең гомерен өзде.

Кешеләрнең сулышын каплап үтерүче MERS-CoV авыруы күпләрне куркуга салса да, белгечләр әлегә нормаль иминлек чаралары җитәрлек, дип исәпли.

Британиядәге Ридинг университетында вирусология белгече, профессор Ян Джонс: “Хаҗ кылучыларга хәзергә мин ниндидер махсус чаралар зарурлыгы юк дип әйтер идем. Бары халык күп җыелган урыннарда сак булырга һәм һигиена таләпләрен мөмкин кадәр яхшырак үтәргә кирәк. Әлбәттә, туклану һигиенасына игътибарлы булырга кирәк һәм чисталыкка карата ниндидер шик уянырдай булса, хәлдән чыгу ягын уйларга кирәк. Күрә торып үзегезне куркыныч астына куймагыз. Бу кагыйдәләр шулай ук башка кайбер йогышлы авыруларга да карый”, диде.

Белгечләр, яңа авыру бик куркынычлы булса да, әлегә кадәр аны йоктыручыларның күп булмавы өмет уята, ди. Ул 10 ел элек чыккан SARS белән чагыштырганда күпкә акрынрак тарала.

Лондондагы Мэри патшабикә көллиятенең вирусология профессоры Джон Оксфорд Согуд гарәбстанында MERS вирусы былтыргы хаҗга кадәр үк чыккан булса да, ул хаҗ кылучыларга таралмады, ди.

Джон Оксфорд
Джон Оксфорд
“Якын Көнчыгышта вирусның беренче очрагы былтыргы хаҗга кадәр үк теркәлде. Аңа кадәр бер-ике очрак бар иде инде. Димәк, аның хаҗилар аша таралу мөмкинлеге булган, әмма бу вирус әлеге мөмкинлекне файдалана алмады. Димәк бу вирусның башка вируслар кебек үк таралу көче юк”, ди Оксфорд.

Әмма сәламәтлек саклау хезмәткәрләре тынычланырга ашыкмый, чөнки әлегә бу вирус турында күп нәрсә билгесез булып кала. MERSның каян чыгуы, кешеләргә ничек эләгүе һәм кешедән-кешегә ничек күчүе әлегә мәгълүм түгел.

Тикшерүчеләр MERS-CoV вирусы Якын Көнчыгыш ярканатлары аша таралырга мөмкин дип уйлый. Ярканатлар төбәктәге башка күп кенә хайваннар кебек үк үзләренә зыянсыз, әмма кешеләргә куркыныч тудырырга мөмкин вирусларны тарата. Ярканатлардан вирусның кешегә ничек күчүе дә билгесез. Вирус ярканатлар кагылган азыкны ашау, яки ярканатлар тешләгән кәҗә, дөя кебек хайваннар белән эш итү аша кешегә күчәргә мөмкин диелә.

Джонс әйтүенчә, әлегә теркәлгән авыру очракларының бик азында гына вирус бер кешедән икенче кешегә күчкән.

“Әлегә кадәр бу вирус бер кешедән икенче кешегә күчкән ике очрак кына мәгълүм. Әмма аларның икесе дә хастаханәдә бер бүлмәдә дәваланучылар арасында булган. Моннан чыгып без бу вирусның кешедән кешегә йогу мөмкинлеге бик аз дип әйтә алабыз. Ни дисәң дә, бу авырулар хастаханәгә салынганга кадәр урамнарда, очкычларда, үз өйләрендә һәм башка урыннарда бик күп кешеләр белән контактта булгандыр. Әмма әлегәчә андый көндәлек контактлар аша бу авыруның кемгә дә булса йокканлыгы мәгълүм түгел”, ди Джонс.

Авыруның кешедән кешегә йогу очракларының икесе дә Европа хастаханәләрендә булган. Берсе – Британиядә, икенчесе – Франциядә. Бу авыруны йоктырган бер кеше Германиядә дә бар. Алар авыруны Якын Көнчыгыш сәфәрләреннән алып кайткан.

Авыру таралу үзәге дип Согуд Гарәбстаны санала. Вирус шулай ук Үрдүн, Катар, Тунис һәм Берләшкән гарәп әмирлекләрендә дә табылган. Күптән түгел Италиядә дә бер кешенең авырып китүе хәбәр ителде.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы 13-18 октябрьдә үтәчәк хаҗ алдыннан Согуд гарәбстанына белгечләр төркемен җибәрде. Алар куркынычның ни дәрәҗәдә булуын бәяләячәк һәм авыру таралу мөмкинлекләрен киметү өчен киңәшләр бирәчәк. Оешма әлегә бу илгә сәфәрләрдән тыелырга яки һава аланнарында кешеләрне тикшерергә киңәш итәргә ашыкмый.
XS
SM
MD
LG