Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:02

Бөтендөнья башкорт корылтае вәкиле Вәлиәхмәт Бәдретдинов республикада башкорт һәм урыс теленнән башка телләр дәүләт теле була алмый дип саный.

Башкорстандагы татар милли хәрәкәте вәкилләре республикада татарларның мәнфәгатьләре санга сугылмау турында белдереп, республика президентыннан татар гимназияләрен торгызуны, татар теленә дәүләт теле статусы биреп татарча радио һәм телевидение ачуны таләп итеп пикет оештырды.

Республика татарларының Башкортстан җитәкчесенә икътисади таләпләре дә бар. Татар үзәге вәкилләре фикеренчә, хакимиятләр акчаларны урыс һәм башкорт телен үстерү өчен генә тота. Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты вәкиле Вәлиәхмәт Бәдретдинов фикеренчә, һәр милләт үз мәнфәгатьләре өчен көрәшергә тиеш, әмма чама төшенчәсен дә онытырга ярамый.

“Кызганычка каршы безнең бер зур булмаган, үзләрен татар халкын яклаучылар дип атаган төркем нинди генә сәяси вакыйга булмасын бөтенесен дә үз ягына гына борырга тырыша. Бу вәкилләр элек тә бар иде, хәзер дә бар. 1990нчы елларда ук алар Башкортстанда татар халкы мәнфәгатьләре үтәлми, тегеләй-болай дип ниндидер уйдырмалар белән йөргән иде. Ул вакытта та татар теленә дәүләт теле статусы бирергә кирәк дип нык шаулашып йөрделәр. Татар теленең дәүләт теле статусы бар, ул – Татарстанда, ә Башкортстан республикасында башкорт теле һәм урыс теленнән башка (урыс теле бөтен Русия буйлап – В.Б.) тагын ниндидер бер телнең дәүләт теле булуы мөмкин түгел, чөнки Башкорстанны булдыручы халык – башкорт халкы. Башкортстан башкорт халкы булганы өчен генә булдырылган. Әгәр дә башкорт халкы булмаса берничек тә Башкортстан республикасы да булмас иде. Шуның өчен Башкортстанда яшәүче татарларга нинди дә булса өстенлекләр булдыру ул мөмкин түгел.

Башкортстанда башкортларга ниндидер өстенлекләр бар дип дәгъвалар белдерү дөрес түгел, чөнки без барыбыз да Русия кануннары белән яшибез һәм Русия кануннары нигезендә бар халык та бертигез. Әмма Башкортстан үзенең мәдәният, тарихы, теле, мәгарифе өлкәсендә байтак эшләр башкарды һәм шулай булырга да тиеш, чөнки нинди дә булса халыкның мәнфәгатьләрен яклау шул ук федерализм принципларына бәйле һәм федераль кануннар белән билгеләнгән.

Башкортстанда көне-төне татарча радиолар сөйли, "Нур" татар театры ел дәвамында эшли, "Кызыл таң" газеты чыгып тора һәм шул ук вакытта Башкортстанда яшәгән татарларның Казаннан газет-журналлар алдырырга бөтен мөмкинлекләре дә бар, Казан радиосы һәм телевидениесен тыңларга һәм карарга да мөмкинлекләре бар. Ниндидер өстәмәләр булдыруның кирәге дә юк дип уйлыйм. Шунлыктан ниндидер бер төркемнең гаугалашып йөрүеннән Башкортстанга бер генә дә файда юк”, диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG