Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:18

Иделдә Сембер янындагы кораб һәлакәтенә 30 ел


“Александр Суворов” һәлакәттән соң

“Александр Суворов” һәлакәттән соң

1983 елның 5 июнендә “Александр Суворов” исемендәге кораб Сембер янындагы күпернең тәбәнәк өлешенә барып керә. Күпер корабның дүртенче катын пычак белән кискән кебек кырып төшерә, кимендә 176 кеше һәлак була. Фаҗигагә китергән сәбәпләр арасында террор гамәле булу мөмкинлеге дә китерелә.

5 июнь кичендә, сәгатенә 25 чакрым тизлек белән барган кораб Сембергә якынлаша. Совет чорының елгада туристларны ял иттерүче иң зур һәм бөтен шартлар тудырылган: һава сафландыргыч җиһазлары, солярийлары, замана таләпләренә туры килгән башка мөмкинлекләре булган “Александр Суворов” корабында кичке аштан соң күңел ачу програмнары башлана. Ял итүчеләрнең күбесе өске палубада көчле музыка астында дискотекада бии, халыкның бер өлеше кино карарга җыела.

Кичке уннар тирәсендә “Александр Суворов” күпернең үзе сыешлы биеклектәге түгел, ә тәбәнәк өлеше астына барып керә һәм күпер корабның дүртенче – соңгы катын: кинозал, капитан рубкасы урнашкан палубаны пычак белән юнган кебек кырып ала. Шул чакта ук күпер аша сәгатенә 70 чакрым тизлек белән тауар поезды үтеп барган була.

Корабның күпергә бәрелүе шулкадәр көчле була ки, вагоннар бер-берсенә бәрелешә башлый. Яраланган, үлгән кешеләр өстенә бүрәнәләр, ташкүмер, ашлык коела.

Озынлыгы 2 чакрым 200 метр булган күпернең көймә бәрелгән өлеше

Озынлыгы 2 чакрым 200 метр булган күпернең көймә бәрелгән өлеше

Ул вакытта Сембер шәһәренең Заволжски эчке эшләр бүлегендә эшләгән Владимир Миронов: “Һәлакәт турында хәбәрне безгә шунда ук җиткерделәр. Башта ышанмасак та, өлкә һәм шәһәр җитәкчелегенә һәлакәт турында хәбәр иттек”, дип искә ала. Ул корабка беренче килгән кешеләрнең берсе була. Берничә яралыны алар яр буена алып чыгалар.

Көймәгә беренчеләрдән булып килгән табиблар да яралылар бик күп булганга букчаларындагы биш ампула анальгин, ике ампула морфин һәм кан агуны туктатучы бер тасма белән берни дә эшли алмый.

Ульян өлкәсе хастаханәсенең ул вакыттагы баш табибы Петр Раков: Яралыларны көймәләрдә яр буена, аннан соң хастаханәгә ташып тордылар, табиблар операция өстәлендә конвейердагы кебек эшләде. Бик күпләрнең изелгән кул-аяклары киселде”, дип сөйли.

Бу хәлдән соң ук Сембер чит ил ватандашлары өчен генә түгел, ә Советлар берлеге туристлары өчен дә ябык шәһәргә әйләнә. Тимер юл вокзалында ук Сембергә килүчеләрнең документларын тикшерәләр. Әлеге һәлакәт турында беркайда да мәгълүмат бирелми. Шәһәргә СССР министрлар советы рәисенең ул чактагы беренче урынбасары Хәйдәр Алиев җитәкчелегендәге дәүләт комиссиясе килеп төшә. Тирә яктан дәүләт иминлеге хезмәткәрләре җәлеп ителә. Шәһәргә имеш-мимешләр тарала.

Фаҗигадән соң бер ай чамасы вакыт узгач та изелгән мәетләрне, хәтта Самар тирәсендә дә, дулкыннар яр буйларына чыгарып ташлый...

2 июньдә Түбән Новгородтан (ул вакытта Горький) юл алган корабта күпме кеше булганлыгы бүгенгә кадәр төгәл билгеле түгел. Төрле чыганаклар пассажирлар турында төрле мәгълүмат бирә. Берәүләр, 330 ял итүче, 55 экипаж әгъзасы һәм 35 хезмәт күрсәтүче булган, ди. Икенчеләр, 343 турист һәм аларның күпчелеге Донбасс шахтерлары ял иткән, дип яза. Корабта исемлеккә кермәгәннәр дә шактый булган, дип белдерүчеләр дә бар. Советлар заманында яхшы эшләгән өчен төрле оешмалар, ширкәтләр Идел буйлап круизда ял белән бүләкләнә иде.

"Александр Суворов" фаҗигагә кадәр

"Александр Суворов" фаҗигагә кадәр

“Александр Суворов” Сембер янындагы күпер астыннан фаҗигагә кадәр 18 тапкыр йөзеп үтә. Ә ник бу юлы ул күпернең тәбәнәк өлешенә барып керә соң? Белгечләр шулай ук 25 чакрым тизлек белән килгән көймә нигә тизлеген киметмәгән, елгада йөрү кагыйдәләренә күрә, киметергә тиеш булган, дигән сорау куя.

Белгечләр бу һәлакәткә китергән берничә сәбәпне: беренче штурман һәм рулевойның үз эшенә җавапсыз карап күпердәге үтемнәрне бутавын, күпердә кисәтүче утларның булмавын һәм террор гамәле дә булырга мөмкинлеген атый.

Тикшерү нәтиҗәсендә фаҗигадә һәлак булган рулевой Андрей Уваров һәм штурман Евгений Митенков гаепле дип табыла. Кораб капитаны Владимир Клейменов, көймәдә тәртип урнаштыра алмауда гаепләнеп, ун елга төрмәгә ябыла. Клейменов фаҗига кичендә вахтаны тапшырып ял итәргә яткан була, һәлакәт вакытында каютасы тәрәзәсеннән суга сикерә. Капитанны вакытыннан элек, 1989 елда иреккә чыгаралар һәм ул озак та үтми йөрәк өянәгеннән үлә.

Капитанның бу фаҗига турында аңлатмалары юк. Шулай да аның якын дусты, икенче бер капитан – Лев Скуратов Клейменовның кызына: “Бу үтемгә килеп керү өчен күзләрне йомарга, колакларны томаларга һәм гомумән аңны югалткан булу кирәк. Миндә штурман һәм рулевойга бу хәл алдыннан сукмадылар микән дигән сорау туа”, дигән.

Көймәнең тиешле урынга бармавын күреп яр хезмәте һәм күперне саклаучылар радиосигналлар җибәрә, кисәтү ракеталары да аталар. Клейменовның кызы Лариса сүзләренчә, көймәне йөртүчеләр бу кисәтүләрне һич кенә дә күрми кала алмый. “Беләсезме, Митенков навигация саен бу күпер астыннан 5-6 тапкыр үткән кеше. Ул бу урыннарны яхшы белә”, ди Клейменова.

Клейменовның архивында рулевой Уваровның әнисенең хаты да саклана. Ул: “Сембердә миңа Андрейны күрсәттеләр, табутта ятканда ул берни дә булмаган кебек иде. Күтәреп алам дигәндә кулларым башындагы тишеккә кереп китте. Аның башы җимерелгән иде. Бу һәлакәттән соң төшерелгән фотода исә ул бөтенләй башка коточкыч халәттә, бите җимерелгән, битендә пычак ярасы, тешләре коелган хәлдә иде”, дип яза.

"Александр Суворов" фаҗигасе ул вакытта Иделдә күп кешенең үлеменә китергән беренче зур һәлакәт дип белдерелде.

2011 елның 10 июлендә Идел елгасының Кама Тамагы районы өлешендә "Булгария" көймәсе батты. 122 кеше батып үлде, шуның 28-е балалар иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG