Accessibility links

Төркия вице-премьеры протест лидерлары белән очрашты


Төркия вице-премьеры Бүләнт Арынч ябык ишекләр артында протест белдерүчеләрнең алты лидеры белән очрашты. Төркия мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, хөкүмәт вәкиленә җиде маддәдән торган таләпләр исемлеге тапшырылган.

Гази паркына тимәү, Ататөрек мәдәният үзәге (мавзолей) җимермәү, протестлар вакытында көч куллану фәрманы бирүчеләрне җавапка тарту, пикетлар вакытында яраланган кешеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм бирү, протест чаралары вакытында яшьләндергеч газ куллануны тыю, бу демонстрацияләрдә кулга алынганнарны иреккә чыгару, Таксим, Кызыл Ай кебек Төркиянең иң зур мәйданнарында халыкка җыелу иреген чикләмәү һәм сүз ирегенең бозылуына юл куймау – протест чараларында катнашучыларның таләпләре.

Бүген бу очрашуга кадәр Истанбулда һәм Анкарада полиция суаткычлар һәм төтен чыгару шартлаткычлары кулланды.

Истанбулда берничә көн элек экологларның Таксим мәйданын үзгәртүгә каршылык белдерүе Төркия хөкүмәте сәясәтенә ризасызлыкка әйләнде һәм протест чаралары илнең башка шәһәрләренә дә таралды. Көч куллануда ике кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG