Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттәге Кырым Сабантуена читтән дә кунаклар килде


1 июньдә Акмәчеттә Бөтенкырым Сабантуе узды. Бәйрәмгә Кырым шәһәр һәм районнарыннан милләттәшләребез җыелды. Бу юлы Кырым Сабантуена читтән дә кунаклар килде.

Салгирка бакчасында урнашкан Сабантуй мәйданында иртәдән үк татар көйләре, җырлары яңгырап бәйрәмгә килгәннәрне чакырып торды. “Кырым Сабантуе 2013” дигән язу янына Татарстан әләме урнаштырылган иде.

Быел Кырым Сабантуена Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын Татарстан кунагы, Татарстанның халык артисты, җырчы Хәмдүнә Тимергалиева укып ишеттерде, Сабантуйны да ул алып барды дияргә мөмкин. Аның белән бергә Татарстаннан килгән төрле конкурслар лауреаты Илһам Шәриф тә үз җырларын Сабантуйда катнашучыларга бүләк итте.

Бөтенкырым Сабантуен котлап Кырымдагы Идел буе татарларының «Идел» җөмһүрият берләшмәсе рәисе Илмир Темиргалиев, Кырым Югары Радасының мәдәният даими комиссиясе рәисе Сергей Цеков, Рескомнац рәис урынбасары Надир Номанов, Украина президентының Кырымдагы даими вәкиленең урынбасары Әнвәр Мамутов, «Милли фирка» рәисе Васви Абдураимов чыгыш ясады.

Бу юлы Кырым Сабантуена читтән дә кунаклар килде. Алар арасында – Маҗарстанның Кечкемет шәһәреннән 16 кешелек төркем, Новочеркасскидан кунаклар, Донецкидан, Горловкадан милләттәшләребез, Кырымдагы милли оешмалар вәкилләре.

Сабантуй мәйданында Ялтадагы «Акчура» татар үзәгенең «Чишмә», Кызылъярдан «Пәрәмәч», Горловкадан «Сандугач» ансамбльләре чыгыш ясады. Кырымдагы татар-башкорт федерациясе исеменнән исә яшь җырчы Мәдинә Массалимова Сабантуйда катнашучыларны котлап татар җырларын бүләк итте.

Гадәттәгечә мәйданда төрле ярышлар да оештырылды – капчык киеп йөгерү, көрәш, гер күтәрү, бию ярышлары.

Көрәштә җиңеп чыккан Әнвәр Камбуров Сабантуйның баш призы – сарык белән бүләкләнде.

Шулай итеп Бөтенкырым Сабантуе быел Акмәчеттә узды. Аны үткәрергә Кырымның милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенгә дучар булганнарның эшләрен караучы җөмһүрият комитеты, «Идел» берләшмәсе матди ярдәм күрсәтте. Кырым Сабантуе киләсе елда Кырымның башка бер шәһәрендә үткәреләчәге көтелә, чөнки алдан килешенгәнчә, Бөтенкырым Сабантуе бер елда Акмәчеттә уздырыла, икенче ел башка бер шәһәрдә.

XS
SM
MD
LG