Accessibility links

Төркиядә Эрдоганга каршы урам җыеннары дәвам итә


Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган бүген Африка илләренә сәфәрдән кире кайта. Төркиядә бүген дә аның урыныннан китүен таләп иткән урам җыеннары дәвам итә.

Эрдоган бу каршылык чараларын "демократиягә каршы" дип атады һәм аларны экстремистлар оештыра, дип белдерде.

Пикетчылар белән очрашкан вице-премьер Бүләнт Арынч полициянең урам җыеннарын таратканда көч куллануы өчен гафу үтенде. Аның белән очрашкан активистлар Истанбул һәм көч кулланылган тагын берничә шәһәрнең полиция башлыкларын моның өчен урыннарыннан алуны таләп итте.

Истанбулда берничә көн элек экологларның Таксим мәйданын үзгәртүгә каршылык белдерүе Төркия хөкүмәте сәясәтенә ризасызлыкка әйләнде һәм протест чаралары илнең башка шәһәрләренә дә таралды. Көч куллануда ике кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG