Accessibility links

Казанда Универсиада өйрәнүләре үтәчәк


Июньнең 8, 15, 21 һәм 22сендә Казанның Универсиадага әзерлеген тикшерү өчен өйрәнүләр үтәчәк. Бу чарада җәйге студент уеннарын оештыруда катнашкан бөтен хезмәтләр һәм кешеләр катнашачак, дип хәбәр итә "Казан-2013" уеннары идарәсе.

Барлыгы 40 спорт корылмасы, "Казан" һава аланы, "Казан-Арена" стадионы һәм Универсиада авылы, сигез меңләп кеше, 170ләп хезмәт тикшереләчәк.

Бу дүрт көндә һәм Универсиада вакытында юлларның уң ягы уеннар өчен әзерләнгән махсус транспорт һәм автобуслар өчен буш калдырылырга тиеш. Машина йөртүчеләргә юлның уң ягыннан бару тыела.
XS
SM
MD
LG