Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:56

Универсиада уты Ижауга җитте


Cпортта югары нәтиҗәгә ирешкән егетләр-кызлар факел белән шәһәр урамнарыннан узды

Cпортта югары нәтиҗәгә ирешкән егетләр-кызлар факел белән шәһәр урамнарыннан узды

6 июньдә Ижауның үзәк мәйданында Универсиада утын кабызу тантанасы узды. Ижау Универсиада уты эстафетасында унтугызынчы шәһәр булды.

Нәкъ бер айдан Казанда ачылачак Универсиаданың уты Ижауга махсус поездда китерелде. Утны алып килүчеләрне тимер юл вокзалында каршы алдылар. Республиканың спорт министрлыгы башлыгы Игорь Краснов үз чыгышында Казанда ярышларда катнашачак спортчыларның исемлеге әле төгәл булмавын әйтте. Шулай да Олимпия уеннарында катнашкан йөзүче Сергей Большаков, пистолеттан атучы Николай Килин һәм җиңел атлет Иван Григрьевның Казанга барачагын әйтте. Шулай ук Удмуртия вәкиле Дима Хомяков та ярышларда катнашыр дип көтелә. Ул бүген Татарстанда югары белем ала.
Универсиада уты

Универсиада уты

Әлеге вакыйгага багышланган митинг Ижау техник университеты мәйданында да узды. Аннан соң спортта югары нәтиҗәгә ирешкән егетләр-кызлар, журналистлар, активистлар – барлыгы 47 кешедән торган төркем факел белән шәһәр урамнарыннан узды.

Тантананың иң мөһим мизгеле Ижау шәһәренең үзәк мәйданында булды. Анда инде әзерләнеп куйган олы савытта Универсиада утын кабыздылар.

Универсиада уты белән капсула республиканың спорт даны музеена да тапшырылды.

Ижаудан Универсиада уты эстафетасы Киров шәһәренә юл алды.
Тантананың иң мөһим мизгеле Ижау шәһәренең үзәк мәйданында булды

Тантананың иң мөһим мизгеле Ижау шәһәренең үзәк мәйданында булды

XS
SM
MD
LG