Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:29

Казан урыслары Путинга әләк хаты язды


6 июнь – Пушкин туган көнне Казандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте урыс телен яклап митинг оештырды. Чара ахырында урыслар Татарстанда үз хокукларының бозылуына зарланып Русия президентына әләк хаты язды.

Пушкин һәйкәле янында узган митингта чыгыш ясаучылар беравыздан Татарстанда урыс теленең кысылуына зарланды. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре урыс теле дәресләре урынын ала, шуңа күрә урыс балалары үз телләрен тиешенчә өйрәнә алмый диелде. Казандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов ата-аналарга балаларына кайсы телне өйрәтүне сайлау хокукы бирү кирәклеген әйтте.

"Татарстан губернага әйләнсен"

Щегловтан соң чыгыш ясаган Лидия Логинова, Татарстанда яшәүче урысларның икенче сорт ватандаш булуына ышандырырга тырышты. "Министрлар арасында урыслар юк диярлек. Республика җитәкчеләре авылдан килгән. Урыс телендә сөйләшүләре котычкыч. Әмма алар татарлар һәм безнең белән җитәкчелек итәләр. Бу котычкыч. Әлеге хәлдән чыгуның бердәнбер юлы – инкыйлабка кадәр булган кебек милли республикаларны губернага әйләндерергә кирәк", дип белдерде ул. Соңрак бу ханымның татарча аңлау гына түгел, әйбәт кенә сөйләшә белүе дә ачыкланды. Ул татар телен чуаш иреннән өйрәнгән булып чыкты.

Чараны алып баручы Коръәнгә дуңгыз мае һәм тизәк куеп фотога төшерүдә һәм бу рәсемнәрне "Вконтакте" социаль челтәренә куеп динара һәм милләтара низаг чыгаруда гаепләнүче Михаил Шаровны һәм тугыз көнгә тоткарланган Витольд Филипповны да яклап телгә алды. Алар нахакка тоткарлана, дип белдерде ул. Сүз уңаеннан, Михаил Шаровның мәхкәмә эше әле тәмамланмады, Совет районы мәхкәмәсендә чираттагы утырыш 13 июньдә булачак.

Татарстан урыслары Шәймиевне сагына

Митингны алып баручы исә үз чыгышын дәвам итте һәм республиканың элеккеге җитәкчелеген сагынуын яшермәде.

"Миңтимер Шәймиев президент булган вакытта урыс мәдәнияте җәмгыяте белән уртак тел табарга тырыша иде, әмма Рөстәм Миңнеханов безнең проблемнарны ишетергә теләми һәм безнең белән очрашырга да теләми", диде ул.

Аннан соң чарага килгән 25-30 кеше беравыздан "Урыс теле – безнең туган тел", дип кычкырып үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итәргә тырышты. Карап торучылар арасыннан бер ханым "Ә кем моңа каршы соң?", дип үз ризасызлыгын белдерде. Соңыннан бу ханымның Әлфия Әхмәтшина булуы ачыкланды.

Урыслар ник татарча өйрәнергә теләми?

Чыгышлар алдан планлаштырылган тәртиптә барды. Читтән үз фикерен белдерергә теләүчеләргә сүз бирелмәде. Урыс телен яклау митингына үтеп китешли генә тукталган Әлфия Әхмәтшина "Азатлык"ка митингта чыгыш ясаучыларның фикерләре белән килешмәвен белдерде.

"Республикада урыс теле кысыла дигән фикер белән килешмим. Без урыс телендә сөйләшәбез, урысча уйлыйбыз һәм хәтта бөтен тормышыбыз урыс телендә бара. Киресенчә, татар теленә игътибар бик аз бирелә. Урысларның Татарстанда яшәп тә татар телен белмәүләре – ялкаулык, безне хөрмәт итмәү, безне кешегә санамаудан килә дип әйтер идем. Республика җитәкчелегендә татарлар күп дип әйтәләр. Димәк, әле урыслар бездән көнләшәләр дә. Безнең татарлар урысча да, татарча да, хәтта инглизчә дә сөйләшә. Димәк, булдыралар", диде ул.

Митинг барышында Русия президенты Владимир Путин исеменә язылган хатны яклап имза җыелды. Чара Михаил Щегловның әлеге хатны укуы белән тәмамланды. Тыңлап торучылар беравыздан "Татарстан - ул Русия", дип кычкырып, аны хуплады.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG