Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочи турында сәяси карикатура күргәзмәсе тыелды


Универсиада уты Пермьдә чакта анда килгән югары түрәләр Сочи турында сәяси карикатура күргәзмәсен күргәннән соң җәнҗал чыкты һәм күргәзмәне тиз арада ябып куйдылар.

WELCOME! SOCHI 2014 исемле сәяси карикатура рәсемнәре белән җәнҗал чыгарган Василий Слонов Сочи Олимпия уеннарын пиарлаучы түрәләрне булдыксызлыкта гаепләсә, Слоновның үзенең киң җәмәгатьчелеккә танылуына нәкъ менә югары түрәләр сәбәп булды. “Пермьдәге ак төннәр” фестивалендә Сочига багышланган карикатуралар күргәзмәсе белән чыгыш ясаучы Слонов рәсемнәрен Казанда үтәчәк Универсиада уты Пермьдә тукталган вакытта шәһәргә килгән түрәләр күреп алган һәм бу турыда Русия президенты идарәсенә хәбәр иткән. Шуннан соң өлкә түрәләре күргәзмәне тиз арада ябып карикатураларны кеше күзеннән яшереп куйды һәм “хатаны төзәтү” эшенә кереште. Өлкәнең мәдәният һәм яшьләр сәясәте министры Игорь Гладнев министрлыкның “кырысрак контрольдә тоту механизмнары” булдырачагын белдерде.

Өлкәнең спорт министры Павел Лях та бу хәлгә аңлатма биреп спортчыларның Олимпиадага карата Слонов фикерләре белән килешмәвен әйтте.

“Олимпиада – чыннан да иң матур вакыйгаларның берсе. Бу күргәзмә үткән Мәскәүдә дә, Түбән Новгородта да, Краснодарда да коллегалар бу фикер белән килешә дип уйлыйм. Һәм ул бары тик Пермьдә генә ябылды, аның нинди күргәзмә булуы ачыклану белән үк”, диде министр.

Шулай итеп, моңарчы илнең башка шәһәрләрендә дә тәкъдим ителгән, әмма бик азлар гына күрә алган рәсемнәр шушы җәнҗал аркасына хәзер интернет аша киң җәмәгатьчелек хозурына да барып ирешә.

Василий Слонов
Василий Слонов
Слоновның сәяси карикатура буларак ясалган бу рәсемнәре киләсе елда Сочида үтәчәк Олимпиадага багышлана. Аларның берсендә Олимпиада тамгасы булган аю сурәтләнә. Әмма чынлыкта мөлаем аю битлеге артына казык тешләре ыржаеп торган Сталин качканлыгы күренә. Күрәсең, бу – хокук яклаучыларның илдә сәяси репрессияләр турындагы белдерүләренә ишарә. Шунда ук чәнечкеле чыбыклардан ясалган Олимпия тамгасы да бар.

Балта белән каен канын чыгару сурәтләнгән рәсемне табигатьне яклаучыларның Олимпия төзелешендә табигатькә карата рәхимсез мөнәсәбәт турында чаң кагуы белән бәйләргә була. Агач бәдрәфне күргәч тә кешенең уена шунда ук Русия килә, модернизация өлкәсендә "иң алдынгы рәтләрдә" булган Русия әле дә мондый бәдрәфләрдән арына алмый. Кыскасы, “WELCOME! SOCHI 2014” дигән язулы бу рәсемнәр бик гади һәм һәркемгә аңлаешлы.


“Пермьдәге ак төннәр” фестиваленең сәнгать мөдире Борис Мильгам күргәзмәнең ябылуына һәм түрәләрнең тәнкыйтенә карата үз фикерен белдереп: “Бу турыда һәркемнең үз фикере була ала. Кемгәдер ошый, кемгәдер – юк, кемгәдер яраклы, кемгәдер – юк. Әгәр дә кысалардан чыгып киткән икән – аның өчен гамәлдәге кануннар бар, анысы бер эш, чыгып китмәгән икән – башка нәрсә. Бу югары түрәләрнең әйткәннәре бернине дә үзгәртми”, диде.

Интернетта бу турыда фикер алышуларда катнашучыларның берсе, аноним рәвештә язучы: “Мондый рәсемнәр ясау өчен үз илеңне ни кадәр сөймәскә кирәк” дигән фикер белдерә. Илья Лыткин аңа: “Сочидагы талау, урлау проектын яклау өчен үз илеңне ни кадәр сөймәскә кирәк”, дип җавап бирә. Тагын берәү “Үз илең турында иң ачы дөреслекне әйтә алу өчен аны ни кадәр яратырга кирәк”, дип өсти. Анна Никитина: “Ачыктан ачык икейөзлелек: урлыйлар, кешеләрне җирләреннән куып чыгаралар, табигый балансны бозалар, ә аннан соң рәсемнәрне күргәч кәефләре төшә” ди.

Шул ук форумда Алевтина Климова: “Без геометрик прогрессия белә ХХI гасыр КПССына таба һәм һәммә нәрсә “матур” булган, тәнкыйть ярамаган “бөек держава” төзүгә таба барабыз”, дип яза.
XS
SM
MD
LG