Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Сүриягә ярдәмгә 5 млрд доллар сорады


Бүген Женевада барган халыкара җыенда БМО ел азагында кадәр Сүриягә ярдәмгә 5 млрд доллар җыярга чакырды. Оешма фаразлавынча, ел ахырына 10 миллионлап кешегә һуманитар ярдәм кирәк булачак. Бу сан Сүриядә барган кораллы низагның әле дә бетмәвен, качаклар саны артуын һәм иминлекнең начарлануын исәпкә алып әзерләнгән.

Качаклар идарәсе 2013 ел ахырына Сүрия качаклары саны 3.5 миллионнан артык булачак, дип фаразлый. Бүгенге көндә күрше илләрдә 1.5 миллион кеше сыену тапкан.

2011 елның мартында башланган кораллы низагта 80 меңләп кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG