Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:37

Рәсмиләр һәм хокук яклаучылар Универсиада вакытында юл иминлеге турында сөйләште


Татарстан Дәүләт шурасында "Универсиада вакытында һәм аннан алда юлларның хәле һәм транспорт иминлеге" турында түгәрәк өстәл сөйләшүе узды.

Сөйләшүдә депутатлар Хафиз Миргалимов һәм Артем Прокофьев, транспорт министры урынбасары Юрий Кузьмин, Татарстан юллары инспекциясе башлыгы урынбасары вазифаларын үтәүче Рөстәм Гәрәфетдинов, Казан башкарма комитетының транспорт идарәсе, машина йөртүчеләре федерациясе һәм Казан хокук яклау үзәге вәкилләре бар иде.

Очрашу максатларының берсе Универсиада вакытында спортчылар һәм түрәләр йөрер өчен Казан юлларын ябу турында сөйләшү иде.

Татарстан депутатлары кабул иткән яңа канун нигезендә "халыкара спорт чаралары вакытында транспорт йөрешен чикләү яки туктату" мөмкинлеге каралган. Татарстан юллары инспекциясе вәкиле Рөстәм Гәрәфетдинов, Универсиада вакытында Казан урамнарында йөк машиналары хәрәкәте чикләнәчәк, уеннарда катнашучылар өчен юлларның уң ягы буш калдырылырга тиеш, дип белдерде.

Хокук яклау үзәгенең матбугат хезмәте башлыгы Булат Мөхәммәдҗанов, канун булуга карамастан, Казан урамнарында теге яки бу түрәнең үтүе өчен юлларны ябу күренеше әле дә бар, дип сөйләде.

Гыйнварда чыккан Русия хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә төбәк башлыклары, Русия президенты вәкилләре һәм Дәүләт думасы фракцияләре башлыкларына полиция машиналары белән йөрү тыела.

Полиция белән йөрү Русия президенты, премьер-министры, Дума һәм Федерация шурасы башлыклары, Конституция, Югары һәм Югары арбитраж мәхкәмәсе һәм Тикшерү комитеты рәисләре өчен генә каралган.

Февраль аенда машина йөртүчеләре федерациясе Казанда ике чит ил машинасының полиция сиреналары белән йөрүен төшергән видеоны прокуратурага аңлатма бирүне сорап җибәргән булган. Булат Мөхәммәдҗанов бу утырышта шул мәсьәләне дә искә алды. Юл инспекциясе вәкиле Гәрәфетдинов аңлатма бирә алмады.

XS
SM
MD
LG