Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башлангыч белемне мәчеттә биреп була"


Стәрлетамак районы Кантюковка авылында Суфия мәчете
Стәрлетамак районы Кантюковка авылында Суфия мәчете

Башкортстан мөгаллимнәре, кечкенә авылларда мәктәпләр ябылган очракта, балаларга башлангыч дөньяви белемне мәчетләрдә бирергә тәкъдим итә.

Башкортстан дәүләт педагогия университетында 2007 елда "Мөселман мәгарифен үстерү" фәнни-тикшеренү үзәге эшли башлаган иде. Узган елда аның беренче чыгарылышы булды. Бу үзәк мөгаллимнәре кечкенә авылларда мәктәпләр ябылган очракта, балаларга дөньяви белемнәрне андагы мәчетләрдә дә бирергә мөмкин дип тәкъдим ясады. Без әлеге үзәк җитәкчесе, философия фәннәре докторы, профессор Валерий Хаҗиев белән сөйләштек.

– Валерий әфәнде, менә сездә педагогия университетында башлангыч алган укыту нигезләре белән таныштырыгыз әле. Күпме кеше белем ала, белем бирү ничек оештырыла?

– Әлеге башлангычка 2006 елда кабул ителгән федераль фәрман этәргеч бирде. Ул чакта илдә үзебездә гасырлар буе гамәлдә булган ислам нигезләрен өйрәтүне камилләштерү турында карар кабул ителгән иде. Ягъни имамнарны кайдадыр чит илләрдә түгел, ә үзебездә әзерләргә дигән тәкъдим булды. Бу эшне дини уку йортлары белән дөньяви югары уку йортлары бергә алып барырга тиеш дигән фатыйха бирелгәч, безнең педагогия университеты да шушы катлаулы эшкә алынды.

​Ә ничә укучы дигәндә, безгә дәүләт ягыннан ел да мөрәҗәгать-заказ була. Әлегә ел саен 10 кеше укытабыз – 7 кеше бакалавриатта белем ала, өчесе – магистратурада. Дөньяви белгечлекләргә өстәмә алар, 500 сәгатьлек програм нигезендә, дин әхлак, әдәп сабаклары ала. Ислам дине мәдәнияте тарихы, тәфсир, мантыйк нигезләре төпле өйрәтелә бездә. Безнең белем бирү тәртибе шулай – без Ислам университетлары һәм башка дини уку йортлары белән берлектә эшлибез. Алар безгә, без аларга ярдәм итәбез.

– Укыту әсбаплары, китаплар җитәме соң?

– Без мәктәпләргә дә укыту программалары тәкъдим итәбез. Икенче ел инде мәктәпләрдә керде диннәр мәдәнияте турындагы сабаклар. Әмма дәгъвалар күп, билгеле. Тормыш катлаулы бит ул. Тегесе ошамый, монысы килешми, дип әйтәләр. Барлык фәннәр дә мәктәптә бирелергә тиеш. Кешегә фән дә кирәк, дин дә. Дин дәресләрен ата-аналар һәм укытучылар бирергә тиеш.

– Сез оптимальләштерү җиле кагылган кечкенә авылларда, һичьюгы башлангыч сыйныфларда балаларны мәчетләрдә дә укытырга мөмкин дип тәкъдим итәсез. Моңа програм әзерләнәме, әллә ул әзерме һәм аңа хакимиятләрнең ризалыгы бармы?

Валерий Хаҗиев
Валерий Хаҗиев
– Мин шуны гына әйтәм – бу тәкъдимне тормыш үзе мәйданга чыгара. Монда һичбер нәрсәне уйлап чыгарырга, бармактан суырырга кирәкми. Һәммәбез күрәбез – авыллар тарала. Анда башлангыч мәктәпләр бетерелә. Мәктәп биналарын бүрәнәләренә кадәр сүтеп беттеләр. Дәүләт яңа әйбер уйлап чыгарды – чит мәктәпләргә йөртергә автобуслар бирделәр. Әмма ул машиналар бит бер елдан йә ватыла, йә кайдадыр юкка чыга. Тагын бер әйберне уйлап бетермәделәр. Бездә бит кыш көннәрендә 30-40 дәрәҗәдәге салкыннар була. Менә шул көннәрдә балаларны 40-50 чакрымдагы авыллар мәктәпләренә йөртеп кара. Кышкы суыклар бездә ике-өч көн генә түгел, ә берничә айга сузыла.

Авыл мәчетләре күп бездә. Хәтерем ялгышмаса, Башкортстанда 1989 елда бер мәчет иде, хәзер исә мең ярымнан артык мәчет төзелде. Аларда ислам уку йортларында укыган кешеләр дә, шул ук вакытта төрле дөньяви уку йортларында белем алганнар да хезмәт куя. Мисал итеп китерәм, Учалы шәһәрендәге мәчеттә имам булып шахтер һөнәрендәге милләттәшебез эшли. Кайдадыр табиб, агроном, ветеринар булган кешеләр дин хезмәтендә. Ул икеләтә файда дигән сүз бит. Кеше сәламәтлеге какшап китә икән, ул бит имамга бармый, ә табиб белгечлегенә дә ия булган кешегә мөрәҗәгать итә. Ул да ил ватандашы бит.

– Ә авыл мәчетләрендә балаларга мәктәп белеме бирүгә мөфтиләр һәм башка дин әһелләре нинди фикердә?

– Алар безнең тәкъдимнәрне кызыксынып тыңлаган кыяфәт чыгара ул. Шул ук вакытта алар уйлашыйк әле, фикерләшик, диләр. Шул чакта минем ачуым чыга. Нәрсә уйлашырга инде дим. Тормыш үзе шуны куша. Мәчетләрдә мөмкинлекләр бар, буш торган Аллаһ йортларында балаларга иман да йогар, белем дә алырлар. Вакыт үтү белән шул аң барыбызга да керер, дип уйлыйм.

– Хакимиятләрне дә, дин әһелләрен дә үзегезнең башлангычка инандыру өчен тәгаен концепция булырга тиештер. Ул бармы?

– Концепция әзерләнә. Чын дөресен әйткәндә, концепция – тормыш үзе ул. Бернәрсә уйлап чыгарасы да юк. Иң мөһиме – бу эшнең файдасын аңлаучылар булсын. Ә без инде, хаталар ясамый гына, җайлап киләчәк буынны әзерләрбез.
XS
SM
MD
LG