Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:13

Төмән шәһәре янында урнашкан борынгы Ямбай авылындагы себер татарлары музее мәдәният һәм ял үзәге канаты астына кертелеп, эшләүчеләр саны җидедән бергә калдырылган.

Ямбай авылы - Бохара сәүдәгәрләре төзегән авыл. Анда 1841 елда дини генә түгел, рус һәм фарсы телләренә дә өйрәтә торган данлыклы мәдрәсә ачыла. Укытучыларның иң яхшылары чакырыла. Ике мәчет төзелә. Хәзер авылдашлары өчен күп эшләр башкарган Нигъмәтулла Кармышаков исемендәге мәчет янында урнашкан бинада себер татарлары музее урнашкан.

"Милли моңнар" ансамбле

"Милли моңнар" ансамбле

1990 елларда татар ассоциациясе өлкә җитәкчеләренә татарларга да музей кирәклеге турында сорап хатлар яза. 1994 елда КПССның өлкә комитеты Ямбайда себер татарларының тарихы һәм мәдәниятен саклау өчен туган якны өйрәнү музеен ачарга дигән карар чыгара. Элекке мәдрәсә бинасында яңа эшли башлаган музейның җитәкчесе итеп ветеран укытучы Венера Биктимирова билгеләнә. Шул көннән Венера Биктимирова музей эшен бар күңеле белән башлап җибәрә. Туктаусыз экспонатлар җыю, аларны анализлау, тәртипкә китерү күп көч сорый.

Аннары музейда халыкара исемнәр яулаган “Милли моңнар” фольклор ансамбле дә оеша. Бер генә чара да Ямбай музееннан башка үтми. Анда кунаклар гел килеп торалар, экспозицияләр яңара, экспонатлар гел өстәлә.

Кунаклар китабының бер бите

Кунаклар китабының бер бите

"Ямбай музеен күреп, мин - Казан артында туып-үскән егет, үземнең балачакка, үз туган авылыма әйләнеп кайткандай булдым. Рәхмәт сезгә, шулай татар тормышын тулы, матур итеп чагылдырган музей төзеп, халкыбызга тарихыбызны искә төшереп торганыгыз өчен. Изге эшегезгә зур уңышлар телим", дип язып калдырган иде анда Татарстан Язучылар берләшмәсе җитәкчесе Рафис Корбан да Төмәнгә укучылары, иҗат эшлеклеләре белән очрашуга килгәч.

Мөхәммәт пәйгамбәр сакалының бер бөртеге

Мөхәммәт пәйгамбәр сакалының бер бөртеге

20 елга якын вакыт эчендә кемнәр генә булмый, кайсы гына илдән килмиләр монда: Франция, Канада, Швейцария, Польша, Италия, Германия, Голландия, Малайзия, Гарәбстаннан. Анда хәзер өч меңнән артык экспонат бар, музей җитәкчесе вазифасын башкаручы Халидә Садыйкова әйтүенчә, шуларның 128е федераль фондта исәптә тора. Тарихи яктан иң кыйммәтле экспонатлар буларак, 1871 елда чыккан ислам тарихы һәм 1880 елда бастырылган исламдагы хокук буенча китаплар кадерләп сакланырга тиешле. Тагын да себер татарларының баш киеме – сарауц калфакларның яше гасырдан артык. Дөньякүләм зур кыйммәткә ия Мөхәммәт пәйгамбәрнең сакал бөртеге дә Ямбай музееннан алынган.

Хәрби зал

Хәрби зал

Музейда дүрт бүлмә төрле темаларны ачыклап җиһазландырылган. Берсендә татар кешесенең тормышы-көнкүреше, икенчесендә сугыш чоры истәлекләре белән танышсак, өченчесендә мәгариф тарихы чагылдырылган, дүртенчесе гади татар өен хәтерләтә.

Венера Биктимирова музейны өлкә дәрәҗәсенә күтәрде, тик өлкә музее филиалы итәргә өлгерә алмый калды. Биктимирова вафат булганнан соң, музейны алып барырлык фидакарь зат табылмады. Хәзер дә анда вакытлыча Халидә Садыйкова эшли.

Нәсия Уразова музейда тарихны өйрәнүче Фәүзия Марганова белән

Нәсия Уразова музейда тарихны өйрәнүче Фәүзия Марганова белән

- Мәдәният һәм ял үзәге җитәкчеләре елдан-ел музейдагы штатларны үзләренә алалар, бүгенге көндә монда бер генә кеше – җитәкче генә эшли. Аннары интернетта тавыш күтәргәч, тагын ярты штатны фондларны саклаучыга биргәннәр. Тулы көчкә эшләүче сакчы, фондларны исәптә тотучы, тәртипкә китерүче дә юк, - дип хәбәр итте музей эше буенча белгеч, филология фәннәре кандидаты Нәсия Уразова. - Ә монда Русия дәүләт милке реестрына кертелгән ике йөз тирәсе экспонат саклана.

Ямбай музей-тыюлыгы

Ямбай музей-тыюлыгы

Бер генә кеше эшләү Русиянең 2011 елда кабул ителгән “Русия музей фонды һәм Русиядәге музейлар” канунына үзгәрешләр кертү турындагы” канунга, музейның бурыч-максатларына каршы килә. Шул канун нигезендә тиз арада аның статусын үзгәртергә, устав, кагыйдәләрен яңартырга, яңадан регистрацияләргә кирәк. Тик инде Ямбай район музее итеп, мәдәният үзәге филиалы итеп түгел. Район бюджетыннан барлык кирәкле штатларны да финанслауга ирешәсе, заманча кирәкле җиһазлар булдырасы иде. Музейга яңа экспозиция витриналары, компьютерлар бик кирәк, интернетка да чыгу мөмкинлеге юк.

Борынгы китаплар шулай ачык яталар

Борынгы китаплар шулай ачык яталар

Барлык музейлардагы шикелле фондның электрон каталогын төзү – заман таләбе. Аның ярдәмендә төрле күргәзмәләр булдырып, өлкә, Русия, хәтта халыкара күләмгә чыгарга булыр иде. Чит ил кунаклары мондагы тарихи җәүһәрләребезне чиксез соклану белән күзәтәләр, аларның кыйммәтен аңлыйлар. Фәнни документларны яңарту: экспозиция планнары тематикасы, музейның концепциясенә җитди үзгәрешләр кичерергә вакыт. Ямбай музее Төмән районының гына түгел, өлкәнең данын күтәрерлек дәрәҗәгә ирешергә тиеш. Чөнки ул бүгенге көндә себер татарлары тарихына, этнографиясенә, мәдәниятенә кагылышлы раритет экспонатларны тәкъдим итә торган бердәнбер музей. Тубыл, Төмән музейларында себер татарларына кагылышлы бер генә экспозиция дә юк. Мин өлкә кунакларын халкыбыз тарихын күрсәтергә монда еш алып киләм.

Халидә Садыйкова ямбайларның элекке киемнәре турында сөйли

Халидә Садыйкова ямбайларның элекке киемнәре турында сөйли

Ямбай 1628 елдан ук билгеле булган, тагын да борынгырак документларны табу өчен Петербур, Мәскәү архивларында эзләнергә, галимнәр белән аралашырга кирәк. Аннары Ямбай ЮНЕСКО тарафыннан сакланыр иде. Хәзер дә аның бөтен мәдәни һәм мөселман дөньясында абруе зур. Ә без тарихи ядкарьләребезне саклый, кадерли белмибез – бу мәдәниятебезгә, тарихыбызга игътибарсызлыкны, төкереп карауны аңлата. Русия дәүләт милке буларак та раритет экспонатлар саклауны, исәпләрен алып баруны, тиешле тәртиптә тотуны таләп итәләр.

Музей янындагы күренеш

Музей янындагы күренеш

Тагын да музей тирәсендәге Нигъмәтулла Кармышаков утырткан йөз илле еллап тарихы булган агачлар да киселгән, алар һәркайсы аерым исәптә тора.

2005 елда мин төзегән Ямбай музеен Нигъмәтулла Кармышаков исемендәге музей комплексы итеп үзгәртү турында фәнни расланган концепция өлкә күләмендә якланды һәм аның нәтиҗәсендә бу музей Иван Словцов исемендәге Төмән өлкә музей комплексына кушылырга тиеш иде. 2008 елда өлкә музее җитәкчесе Дания Исламова пенсиягә китте һәм бу эш тукталды. Мин төзегән концепция буенча Ямбай тарихи комплексы музей-китапханә исемен алырга тиеш иде.

Музейда укучылар белән очрашу

Музейда укучылар белән очрашу

Музей янында гына Кармышаков үзе булдырган 2200 китаплы китапханә урнашкан булган. Китапларның күп өлеше өлкә музее саклагычларында урын алган. Бүгенге көндә саклагычларны артык китаплардан арындыру каралган. Шул вакыт әйтеп бетергесез кыйммәткә ия рухи байлыкларыбызны бөтенләйгә югалтуыбыз бар.

Ямбай музее хәерче хәлендә, бүлмәләр кечкенә, кысан, аның дәрәҗәсен күтәрер өчен тырышырга кирәк, аннары соң булуы бар. Шуңа да югарыдагы фикер-тәкъдимнәребезне күрсәтеп, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе Евгений Воробьевка һәм Төмән районы башлыгы Владимир Гультяевка хатлар юлладык, җавап көтәбез, дип борчуларын әйтеп бирде Нәсия Уразова.

Төмән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ришад Җиһаншин да, өлкә татар Конгрессы да бу мәсьәләне хәл итәргә тырышачакларын белдерделәр.
Авыл кешеләре тапшырган әйберләр

Авыл кешеләре тапшырган әйберләр

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG