Accessibility links

Могилев Украинада теркәлмәгән Мәҗлес белән эшләргә теләми


Могилев кырымтатар мәсьәләләре турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:00 0:00

Могилев кырымтатар мәсьәләләре турында

Кырым премьеры Анатолий Могилев Азатлык радиосына Милли мәҗлес белән эшли алмавы, җир мәсьәләләре һәм Хизб ут-Таһрир турында сөйләде.

Кырым премьер-министры Анатолий Могилев Азатлык радиосының Киевтагы студиясенә килеп Кырымдагы иминлек мәсьәләләре, ял итү шартлары, сәяси вазгыять турындагы сорауларга җавап бирде.

Кырымтатар Милли мәҗлесе белән Могилев хакимияте арасында каршылыклар тирәнәя. 18 май матәм җыенына хакимият вәкилләре килмәде. Премьер быел Португалиядә сәфәрдә булды.

Каршылыклар Кырым хакимиятендә Мәҗлес тәкъдиме белән төрле вазифаларда эшләгән 20ләп татарның Могилев кушуы белән эштән алынуыннан башланды. Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилоглу бу эшне "этник чистарту" дип аңлатты.

Азатлык студиясендә бу турыдагы сорауга Могилев саннар белән җавап бирде.

Хакимиятне яратмыйлар, чөнки кайберәүләр майлы калҗадан читкә тибелде.
"Май аенда гына кырымтатарларына бер меңнән артык җир кишәре бүленде. 20 елдан артык Мәҗлес кешеләре кырымтатарларга җир бүлү эшләренә катнашып килде. Украина үзенең 20 еллык бәйсезлек тарихында 250 меңләп кырымтатарга 1.5 миллиард һривня (150 млн евро) биргән. Алар тиешле урыннарга тотылганмы? Бу бик бәхәсле мәсьәлә. Җинаять эшләре ачылган. Күп акчалар югалган Эмдат банкы бар иде, аңа да билгеле кешеләр катнашканын беләбез. Хакимиятне яратмыйлар, чөнки кайберәүләр майлы калҗадан читкә тибелде,” диде Могилев.

Кадрлар алмаштыруга килгәндә, Могилев татарлар урынына татарларны куюларын әйтте.

"Бары тик килүчеләр – элеккеләрдән яхшырак эшләүчеләр һәм гадел кешеләр", диде Могилев.

Кырым Министрлар шурасы рәисе Анатолий Могилев
Кырым Министрлар шурасы рәисе Анатолий Могилев
Җир мәсьәләләрен хәл итүче Республика комитетында (Рескомзем) рәис урынбасарларының берсе элек татар иде, ләкин хәзер аның урынында башка милләт кешесе эшли. Могилев бу урында татарлар гына эшләү шарт түгел, "үз эшләрен яхшы белгән профессионаллар кирәк" диде.

Мәҗлес үзен кырымтатар халкының вәкаләтле органы дип тәкъдим итсә дә, хакимият аны танырга җыенмый. Бу турыдагы сорауны Могилевка Мәҗлес рәисе урынбасары Рифат Чубаров бирде.

"Мәҗлес белән эшләргә теләмим, минем хокукым да юктыр. Башта бу оешма Украинаның хокукый кырына керсен, теркәлсен, соңыннан эшләрбез,” диде Кырым министрлар шурасы рәисе.

Виктор Янукович хакимияткә килгәч президент каршындагы Кырымтатар халык вәкилләре шурасында да үзгәрешләр булды. Президент Кучма заманында бу шурага Мәҗлеснең 33 әгъзасы кергән булса, Янукович президент булгач әгъзаларны үзе билгеләде, Мәҗлестән тугыз кешене генә калдырды. Калган урыннарга кырымтатарларның башка оешмаларыннан вәкилләр алынды. Бу үзгәрешләрне Мәҗлес кабул итә алмады һәм шура эшендә катнашудан баш тартты.

Хизб ут-Таһрирның күп илләрдә террор оешмасы буларак тыелган булуына, Кырымда исә меңләгән кеше катнашында урам җыены уздыруына, Могилев җавабы:

“Кырымда оешмалар күп. Алар тәртип бозмый икән, без аларга каршы түгел. Урам җыеннары вакытында таләпләр яңгырый икән – аларны өйрәнергә, карарлар кабул итәргә кирәк.”

Акмәчеттә хәлифәлекне торгызырга чакырдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:50 0:00
XS
SM
MD
LG