Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:52

Истанбул хакимияте Гази паркында сәүдә үзәге төзүдән баш тартты


Шимбә кич журналистлар алдында Истанбул шәһәр башлыгы Кадыйр Топбаш Гази паркында сәүдә үзәге булмаячак, дип белдерде.

Таксим мәйданы янындагы Гази паркындагы агачларны кисеп сәүдә үзәге төзү планнары халыкта зур ризасызлык уятты. Паркны яклау җыеннары премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган хакимиятенә каршы чараларга әйләнде, чаралар Төркиянең башка шәһәрләренә дә җәелде. Пикетлар вакытында өч кеше һәлак булды.

Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, Таксим мәйданы тирәсендә төзелеш булмаячак дигән сүз түгел.

"Биредә сәүдә үзәге, торак йортлар һәм кунакханә булмаячак, әмма музей яки күргәзмә залын төзү планы көчендә кала", диде Топбаш.

Таксим мәйданы янында 1940 елда җимерелгән Госманлы империясе казармаларын торгызу планнары булуы билгеле.

Бүген паркны кисүгә каршылыкның 12нче көне иде. Чатырларда кунган пикетчылар янына бүген меңләгән кеше җыелды. Алар музей төзелешенә дә ризасызлык белдерде.

XS
SM
MD
LG