Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның аерылуы турында шаярткан тапшыру эфирдан алынган


Русиядә 2013 елның 19 маенда гына эшли башлаган Җәмәгать телевидениесендәге "Социальная сеть" тапшыруы Владимир һәм Людмила Путиннарның аерылышуы турында шаяртуы өчен эфирдан алынган. Аны алып баручылар Владислав Сорокин һәм Екатерина Воронина 30 июньдә эштән китәчәк.

Бу хакта Сорокин Facebook челтәрендә язган. Тапшыруга Путинның аерылгач социаль челтәрләргә куя алган рәсемнәре әзерләнгән булган.

Телевидение җитәкчесе Анатолий Лысенко тапшыруның эфирдан Путин турында шаярту өчен алынуын "ялган" дип атады. Тапшыру эфирга башка төрле, "техник" сәбәпләр аркасында чыкмады, дип белдерде.

Русия җәмәгать телевидениесе чыбыклы элемтә, иярчен һәм IP-телевидениеләр аша сентябрь аена кадәр тапшырулар алып бара.

Тәүлек әйләнәсе эшләүче телевидениедә реклама, алдагы 4-5 елда балалар һәм спорт тапшырулары да булмаячак, диелгән иде.

Телевидениенең яңалыклары күбрәк Мәскәү һәм Петербурдан түгел, ә төбәкләрдән булачак, дип планлаштырыла.
XS
SM
MD
LG