Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мәктәпләр өчен яңа тарих дәреслеген әзерләү эше башлана


Дәүләт думасы рәисе, Русия тарихчылары җәмгыяте башлыгы Сергей Нарышкин җитәкчелегендәге бер төркем Русиядә яңа дәреслек язу эшләре башлануын белдерде. Белгечләр дәреслек нигезенә "бер яки берничә төп идея" салынырга тиеш, дип саный. Нарышкин үзе дәреслекне "Русия территориясенең һәм күпмилләтле халкының формалашу тарихы" тирәсендә нигезләргә тәкъдим итә.

Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов дәреслекне төзү эше белән таныштырды. Беренче этапта тарихи-мәдәни стандарт булдырылган. Белгечләр иң мөһим тарихи вакыйгаларны, шәхесләрне барлаган. Бу этап инде тәмамланды, диде министр.

Икенче этапта концепция һәм бу стандарт турында интернетта фикер алышу оештыру. Махсус булдырылган сәхифәләр фикер белдерү өчен җәмәгатьчелеккә дә ачык булачак. Бу адым август-сентябрь айларына планлаштырылган. Шул ук вакытта Русия халкының теге яки бу тарихи вакыйгага фикерләрен белү өчен төрле социологик тикшеренүләр уздыру да каралган.

Өченче этапта фикер белешүдән җыелган барлык карашларны галимнәр тикшерәчәк. Дүртенче этап 2013 елның октябрендә тәмамланачак.

"Русия тарихчылары җәмгыятенең утырышында әлеге дәреслекнең стандарты һәм концепциясе расланачак", диде Ливанов.

1 ноябрьдән дәреслеккә бәйге игълан ителәчәк. Соңгы адым - дәреслек язылып мәгариф министрлыгына тәкъдим ителәчәк.
XS
SM
MD
LG