Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү метросында каза сәбәпле алты кеше хастаханәгә салынган


Мәскәүдә метро казасында барлыгы 11 кешегә зыян килде, шуның алтысы хастаханәгә салынган. Бүген “Серпуховская” һәм “Тульская” тукталышлары арасында поезд туктап калды. Зыян күрүчеләрнең тормышларына куркыныч янамый дип белдерелә.

Мәскәү мэры урынбасары вазифаларын башкаручы Максим Ласкутов Интерфакска, поездда барлыгы 900 кеше булган, дип белдерде. Казадан соң биш меңләп кеше Серпухов- Тимирязовская юлында тукталышларда поезд көтеп торган. Аның сүзләренчә, бу казага машинаның төзексезлеге сәбәп булырга мөмкин.

Шимбә иртән “Боровицкая” станциясеннән башлап “Нагорная” станциясенә кадәр поездлар йөреше тукталды. 47 минуттан соң алар йөри башлады.

Бүген Интерфакс, хокук саклау оешмасында эшләүче аноним чыганакка таянып, шимбәгә каршы төндә “Орехово” станциясендә 29 яшьлек машинист һәлак булган, дип белдерде. Расланмаган хәбәрләргә күрә, аны саксызлык сәбәпле ток суккан булырга мөмкин.

5 июнь көнне Мәскәү метросында “Ленин исемендәге китапханә” һәм “Охотный ряд” станцияләре арасында янгын чыгып 50дән артык кешегә зыян килде. Дүрт ярым кеше эвакуацияләнде.
XS
SM
MD
LG