Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:24

Эрдоган Истанбулдагы демонстрантларны таралырга чакырды


Рәҗәп Таййип Эрдоган

Рәҗәп Таййип Эрдоган

Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган Истанбулның Таксим мәйданындагы хөкүмәткә протест белдерүчеләрне тыныч юл белән таралырга чакырды. Ул протест чараларын хакимиякә дошманлык планының бер кисәге – Төркиянең халыкара һәм икътисади абруен төшерергә омтылу буларак бәяләде.

Истанбулда полиция яшьләндергеч газ, суаткыч һәм резин ядрәләр белән демонстрантларның күпчелеген мәйданнан чыгарды. Аерым урыннарда бәрелешләр дәвам итә, дип белдерелә.

Йөзләрчә кеше атнадан артык Таксим мәйданына урнаштырылган чатырларда яшәде. Көндез аларга тагын меңнәрчә кеше кушылды.

Төркия хөкүмәтенең китүен таләп иткән чаралар 31 майдан бирле дәвам итә. Истанбулның Таксим мәйданындагы паркны кисүгә протест хөкүмәткә каршы демонстрацияләргә әйләнде һәм башка шәһәрләргә дә таралды.

XS
SM
MD
LG