Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:53

Европа берлеге-Русия Ватандашлар форумы хөкүмәттән тыш оешмалар өчен борчыла


АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри (алдарак) һәм Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева хөкүмәттән тыш оешмаларны тикшерү турында түгәрәк өстәл сөйләшүендә. 8 май 2013

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри (алдарак) һәм Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева хөкүмәттән тыш оешмаларны тикшерү турында түгәрәк өстәл сөйләшүендә. 8 май 2013

Европа берлеге-Русия Ватандашлар форумы координация шурасы Русия җитәкчелеген кичекмичә хөкүмәттән тыш оешмаларны эзәрлекләүне туктатырга чакырды. Форум шулай ук Европа ватандашларын, активистларны һәм Европа Берлегенә кергән илләр җитәкчелеген Русиядәге хөкүмәттән тыш оешмаларга теләктәшлек күрсәтергә чакырды.

Шураның сишәмбе көнне игълан ителгән белдерүендә Русиядә «чит ил агентлары» кануны нигезендә бәйсез оешмаларга басымның артуы әйтелә. Әгәр бу кампания дәвам итсә, ватандашлык җәмгыяте өчен әһәмиятле дистәләгән оешма ябылырга мөмкин, диелә әлеге документта.

Бу белдерү авторлары, Русия прокуратурасының барлык очракта да кеше хокукларын яклаучы, коррупциягә каршылык күрсәтүче, табигатьне саклаучы кануни ватандашлык активлыгын «сәяси эшчәнлек» дип тануын аеруча ассызыклый.

Европа берлеге-Русия Ватандашлар форумы 2011 елда Русиядән һәм Европа Берлегеннән килгән 58 хөкүмәттән тыш оешма вәкиле катнашында Прагада булдырылды.

XS
SM
MD
LG