Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный Казанны «Навальный өчен» газеты күп таралганга мактады


Алексей Навальный
Алексей Навальный
Бүген активист Алексей Навальный үзенең блогында «Навальный өчен» газетын тартканнарны мактады. Мактауда Казанга аеручы игътибар бирде.

Активист белдерүенчә, Татарстандагы берничә кеше «үзләреннән-үзләре, читтән ярдәм алмыйча газетны күчереп басканнар һәм үз шәһәрләрендә таратканнар». Шул ук вакытта Киров шәһәрендә газетның тиражын алганнар.

Навальный интернеттагы видеоны карагач бу газетны чыгарырга булган. Бу видеода сорауга җавап бирүчеләрнең кайберләре Навальный турында яхшы, кайберәүләр начар фикер белдерә. Ә сораштырганнарның 80%ы аның кем икәнен белми.

Навальный фикеренчә, кешеләр телевизор карап һәм радио тыңлап аның турында начар фикергә килә.

Европада кеше хокуклары мәхкәмәсе Навальныйның шикаятен карауга кабул иткән. «Агора» хокук яклау ассоциациясе юристы Дамир Гайнетдинов бу хакта хат алган.

Навальный «Бердәм Русия» әгъзасы Евгений Свиридовның шикаятен караганда Мәскәүнең Люблино мәхкәмәсе карау тәртибен бозды, ә Мәскәү мәхкәмәсе гадел мәхкәмә һәм ирекле фикер белдерү хокукын кайтармады, дип шикаять иткән иде.

2012 елның 4 июнендә Люблино мәхкәмәсе «Бердәм Русия» - караклар һәм алдакчылар фиркасе» дип әйткәнгә Навальный Свиридовка рухи зыян өчен 30 мең сум штраф түләргә һәм бу сүзләрне кире алырга тиеш, дигән карар чыгарган иде.
XS
SM
MD
LG