Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада күнегүләрендә көтелмәгән хәлләр дә булган


Су спорты сарае. Күнегү көнне биредә суга сикерү ярышлары үтте.
Су спорты сарае. Күнегү көнне биредә суга сикерү ярышлары үтте.

Казанда Универсиада күнегүләре башланды. Дүрт күнегүнең беренчесе узган шимбә көнне үтте. Анда алдан планлаштырылган көтелмәгән хәлләр белән беррәттән башка җитешсезлекләр дә килеп чыккан.

Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рәфис Борһанов сүзләренчә, күнегүләрнең беренче көненә алдан көтелмәгән хәлләр дә планлаштырылган булган. Кайдадыр ут сүнгән, кайдадыр тикшереп үткәрү капкасы эшләми башлаган, кайдадыр җаваплы хезмәткәр үз урыныннан киткән, кайдадыр кешеләрне башка урынга күчерү кирәк булган. Күнегүгә бу җитешсезлекләрне оештыручылар Универсиада вакытында әгәр андый-мондый хәлләр килеп чыкса, аларны тиз генә бетерүгә әзер булу өчен махсус керткән.
Рәфис Борһанов
Рәфис Борһанов
Күнегүдә 18 төрле көтелмәгән хәл планлаштырылган булган, әмма болар өстенә тагын 16 башка төр җитешсезлек тә килеп чыккан. Кәрван белән барганда бер автобусның тәгәрмәче тишелгән, бер йөртүче үзенең документларын өендә онытып калдырган һәм шуның өчен аның урынына башка йөртүчене эзләргә туры килгән. Борһанов әлеге күнегүгә багышланган брифинг вакытында башка җитешсезлекләрне атамады.

Казан Универсиадасы башкарма дирекциясе җитәкчесе урынбасары Азат Кадыйров Азатлыкка, беренче күнегүне яхшы үтте дип бәялибез, дип белдерде. “Без зур гына эш башкардык. Аеруча игътибар бирәсе урыннарны ачыкладык”, диде Кадыйров.

Аның сүзләренчә, Казанга кадәр дә Универсиада үткәргән шәһәрләр уеннар башланганчы күнегүләр үткәргән булган. “FISU таләбе түгел бу, үзебезне үзебез сынап карау”, ди Кадыйров.

Шимбә иртәнге җидедән кичке дүрткә кадәр дәвам иткән күнегүләрдә барлыгы 812 кеше катнашты. Шуның эченнән 681е 20 балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре һәм олимпия резервы училищесы спортчылары иде. Спорт корылмаларында һәм башка биналарда тагын Универсиада башкарма дирекциясенең 670 хезмәткәре һәм 65 волонтер да эшләде.

Бу күнегү вакытында яшь спортчылар иртүк Универсиада авылына җыелды, аннан аларны автобуслар кәрваны белән спорт корылмаларына алып киттеләр. Уеннарда катнашкач яңадан Универсиада авылына алып кайттылар. Бу көнне, янәсе, Универсиадада баскетбол, көрәш, авыр атлетика, суга сикерү, барлыгы 14 төрдә башка ярышлар да үтте. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да оештырып каралды.

Күнегүләрнең өченче "Кабул итү" көне рәсемнәрдә
Күнегүләрнең өченче "Кабул итү" көне рәсемнәрдә
Күнегүләрнең икенчесе 15 июнь көнне булачак. Монда да беренче күнегүдәге кебек Универсиада авылыннан спорт корылмаларына китерү, уеннарны үткәреп карау һәм кире кайтарып кую планлаштырыла. Оештыручылар беренчесенә караганда бу күнегүне катлаулырак булачак дип белдерә. Күнегүдә катнашучылар да күбрәк - 2154 кеше булачак. Күнегү ярышларының саны да – 16 спорт төре, җәлеп ителгән спорт корылмалары да – 31, артыграк булачак.

21 июнь көнне күнегүләрнең өченчесе үтәчәк. Бу көнне “Казан” халыкара һава аланының мөмкинлекләре сыналачак. Һава аланында шартлы спортчыларны каршы алачаклар. Аннан аларны Универсиада авылына алып килеп урнаштырып та караячаклар, авылдагы төп ашханәдә ашау да оештырылачак. "Чит ил спортчылары" Универсиада авылында кунып та караячак. Бу көнне күнегүләрдә 1691 кеше катнашачак.

22 июньдә исә, күнегүнең иң катлаулысы булыр дип көтелә. Бу көнне шартлы рәвештә 32 спорт корылмасында 17 спорт төрендә ярышлар планлаштырыла, дүрт тапкыр ашатып та караячаклар. Универсиада авылыннан “Казан-Арена” стадионына спортчыларны китерү, аларны утырту һәм катнашучылар парадын үткәреп карау һәм кире Универсиада авылына кайтарып кую да планлаштырылган. 22 июнь күнегүендә 3465 кеше катнашыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG